Быел күп кенә бакчачылар түтәлдәге кыярларның кәкре-бөкре булуын, дөрес формада үсмәвен әйтә. Бу күренешнең сәбәбен "Челнинские известия" сайты ачыклаган.
Кыярлар берничә сәбәп аркасында деформацияләнә икән. Калий һәм азот җитмәү, шулай ук дым артык булу, температура "сикерешләре" кыярларны төрле формага кереп үсәргә мәҗбүр итә.
Быел җәй яңгырлы килде. Шул сәбәпле туфрактагы минераль матдәләр юылып бетеп тора, шул исәптән калий белән азот та.
Ачык грунтта үскән кыярлар артык дымнан интегә. Шуңа күрә алар ямьсез формага кереп үсә инде.