news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Быелгы БДИның ачык вариантларын чыгардылар

news_top
Быелгы БДИның ачык вариантларын чыгардылар
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Педагогик үлчәүләрнең федераль институты (ФИПИ) 2025 елда бердәм дәүләт имтиханының ачык вариантларын чыгарды. Әлеге вариантлар БДИны вакытыннан алда тапшыргандагы биремнәр арасында бар иде. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы язды.

ФИПИ сайтында 2025 елда 15 уку предметыннан БДИ буенча контроль-үлчәү материалларының ачык вариантларын куйдылар.

Шуларга карап укучылар имтиханга әзерләнә һәм быелгы имтихан вариантларын башкаруда күнекмәләрен ныгыта ала. ФИПИ сайтында һәр предмет буенча бер вариант белән танышырга мөмкин.

Имтиханга әзерләнү өчен БДИ биремнәренең ачык банкын да кулланып була, диелә хәбәрдә.

БДИ расписаниесен https://obrnadzor.gov.ru/wp-content/uploads/2024/12/raspisanie-provedeniya-ege-i-gve-11-v-2025-godu-1.pdf сайтында карап була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар