Быелгы «Алтын каләм» ничек узачак?
«Алтын каләм» яшь журналистлар фестивалендә «татар матбугаты» юнәлеше буенча көч сынашучы Дилә Ибәтуллина Казанда булган укыту чараларында катнашты һәм матбугат конференциясендә сөйләнгән фикерләрне җиткерә.
Май аенда «Алтын каләм» фестивалендә катнашучылар Казанда җыелды. Моның хөрмәтенә, «Татар-информ»да матбугат очрашуы уздырылырга тиеш иде. Мин бу очрашуга фестиваль катнашучысы булып бардым.
Иртәдән без төрле очрашуларда, экскурсияләрдә булдык. Инде ашатып, ял иттереп алгач, безне барыбызны да зур залда җыйдылар. Бөтен кеше күргәннәре турында сөйләшә, хәзер нәрсә булганын көтә. Операторлар да әзер, сөйләүчеләр генә юк.
Менә, ниһаять, алар да күренә. Фестивальнең жюри рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйковны таныдым. Зал башта тынып калды, аннары алкышлар белән килгәннәрне каршылады. Очрашуны ТИ журналисты Ләйсән Сафина башлап җибәрде. Ул безне каршыбызда утыручылар белән таныштырды. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та бар. Һәрбер исемне әйткәннән соң кул чабулар ишетелде.
Инде зал тынганнан соң Айдар Сәлимгәрәев сүзен башлады. Ул безне каршылады һәм фестивальнең үзгәрешләре турында өстән генә сөйләп китте.
– Без саннарны арттырырга теләмибез, сыйфатны арттыруга басым ясыйбыз. Шул сәбәпле фестивальгә үзгәртүләр кертелде. Һәркем үзенә нәтиҗә ясардыр. Безнең белән үз һөнәренә тугры булганнар, гомере буе моның белән шөгыльләнергә теләүчеләр генә калыр, – диде ул.
Аннары үзенең фикерләре белән Ринат Садыйков бүлеште. Айдар Сәлимгәрәев очрашудан китәргә мәҗбүр булды. Башка очрашуга ашыга иде, мөгаен.
Айдар Сәлимгәрәев китәр алдыннан, Римма Ратникова:
– «Алтын каләм» фестивале 1996 елдан эшләп килә. Фестиваль үз эшен башлап җибәргән вакытларда журналистларга мондый кытлык юк иде. Хәзер республикага журналистлар бик кирәк. Мин бу фестивальнең яшәвенә һәм сезнең кызыксынуга бик шат, – дип сөйләде ул.
Аның фестивальгә карата яхшы ниятләрен һәм өметләрен белдереп сөйләүче булуын да әйтеп китү артык булмас.
Барлык сөйләүчеләрнең дә әйтер сүзе беткәч, катнашучыларга сорауларын бирергә мөмкинлек туды. Менә бер укучы кулын күтәрде һәм торып басты.
– Бу сорау минем кебек «картларны» кызыксындырадыр. Ни өчен теге елны «Алтын каләм» узмады? – дип сорады ул микрофонга.
Бу сорауга Ринат Садыйков:
– Үткән елны фестиваль икътисади проблемалар аркасында уза алмады. Моны компенсацияләү өчен, без бу елны тагын да күбрәк эшлибез, — дип җавап бирде.
Минем үземнең бирерлек сорауларым булмады. Ләкин башкаларның сорауларын кызыклы һәм урынлы дип таптым.
Залдагы кешеләрнең сорауларына җавап биргәндә, Шамил Садыйков тавыш бирү үткәрергә булды. Гәҗит укчыларга кулларын күтәрергә тәкъдим ителде. Залның бик аз өлеше генә кул күтәрде. Аннары журнал укучылар кулларын күтәрде. Куллар саны 3 тапкыр артты. Телевизорны 2 тапкырга артык кеше карый, ә социаль челтәрләрдә барлык кеше диярлек утыра икән.
– Сезнең буын – безнең өчен иң авыр буын. Кечкенә балаларны әниләре журнал укырга мәҗбүр итсә, сезне мәҗбүр итеп булмый, – диде Шамил Садыйков.
Ахырдан Ринат Садыйков фестивальгә керткән үзгәрешләр турында сөйләде.
Рәмзия Галимова:
– Журналистка блогер да булырга кирәк, – дип өстәде.
Очрашу тәмамланыр алдыннан безгә аннары осталык дәресләре буласын әйттеләр. Римма Ратникова безгә фестивальдә көндәшлек турында сөйләде.