2023 елның җәе Россиядә соңгы 150 елда иң эссесе булырга мөмкин. Синоптиклар шундый фаразлар чыгара башлады.
Аларның сүзләренчә, һава температурасы +40°С тан югарырак күтәреләчәк.
Белгечләр аномаль һава торышын Мәскәүдә, Курск, Белгород һәм Тула өлкәләрендә булыр дип фаразлый. Шулай ук Себердә, Уралда һәм Ерак Көнчыгышта эсселек көтелә, дип хәбәр итте «Известия» телеканалы.