Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ханты-Манси округында туган малайларга иң күп кушылган исем – Мөхәммәд булган

news_top_970_100
Ханты-Манси округында туган малайларга иң күп кушылган исем – Мөхәммәд булган
"Татар-информ" архивы

Юграда быел туган балалар арасында иң популяр малай исеме – Мөхәммәд булган. Майлар арасында икенче урында – Михаил, ә кыз исемнәре арасында София беренче урында.

ЗАГСның онлайн-реестры статистикасы буенча, 2024 елда Мөхәммәд исеме (гарәб исеме) Юграда туган малайлар арасында иң популяры булган. 342 балага шул исемне кушканнар. Ә Михаил исемен 246 балага кушканнар, дип яза «База» Телеграм-каналы.

2024 ел статистикасы буенча, Михаил Юграда гына түгел, ә Свердловск өлкәсендә һәм Ямал-Ненец автоном округында да популяр булган, шулай ук Төмән өлкәсендә дә икенче урында тора.

ЗАГС иң үзенчәлекле исемнәрне дә туплаган. Малайлар арасында бу Данэль, Урал, Милослав, Салавутдин һәм Мукаил, ә кызлар арасында – Мукаддасбегим, Нюрюпат, Данэля, Лада, Стефанья.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100