news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Быел югары уку йортына керү өчен минималь БДИ баллары артачак

news_top

2026 елда Россиядә югары уку йортына керү өчен минималь БДИ баллары артачак. Бу 6 предметка кагыла. Әлеге баллар укуга керүне гарантияләми, ләкин вузга документ тапшыру өчен түбән чик булып тора. Бу хакта ТАСС агентлыгына Дәүләт Думасының мәгариф комитеты әгъзасы Анна Скрозникова сөйләгән.

«2026/2027 уку елында Фән һәм югары белем бирү министрлыгына караган вузларга керү өчен минималь БДИ баллары 6 предмет буенча арттырылды. Физика буенча минималь чик 39дан 41 баллга кадәр, информатика буенча – 44тән 46 баллга кадәр, тарих буенча – 36дан 40 баллга кадәр, чит телләр буенча – 30дан 40 баллга кадәр артты. Химия һәм биология буенча минималь күрсәткечләр 39дан 40 баллга кадәр күтәрелде», – дип санап үтә депутат.

Аның сүзләренчә, әлеге баллар кабул итү кампаниясендә катнашу өчен минималь дәрәҗә булып тора һәм укуга керүне гарантияләми.

Башка гомуми белем бирү предметлары буенча вузларга кабул итүнең минималь баллары үзгәрешсез калган. Мәсәлән, рус теле һәм профильле математика буенча вузларга керү өчен минималь чик – 40 балл, җәмгыять белеме буенча – 45 балл, әдәбият һәм география буенча 40 балл тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар