«Яңа дулкын» халыкара музыка бәйгесе 2026 елда кабат Татарстан башкаласында узачак. Бу турыңа казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә сөйләгән.
Шулай итеп «Яңа дулкын» Казанда икенче тапкыр була. «Бу — без көрәшеп алган зур вакыйга. Шәһәр берничә көнгә илебезнең музыкаль башкаласына әвереләчәк. Казан кунакларны кабул итәргә һәм зур чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга әзер», — дигән мэр.
Аның сүзләренчә, фестивальне үткәрү урыны итеп Казанны сайлау — шәһәрнең талантлар туа торган урын булуын тагын бер кат раслау мөмкинлеге, дип яза «Татар-информ».