2026 елда яңа автомобильләр 6-15 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу фикерне автоблогер Александр Дейч әйткән. Бу турыда «Время Н» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
«Инфляция процессларын беркем дә юкка чыгармады. Өстәвенә, технологик чыгымнар да арта. Мәсәлән, хәтер процессорлары якынча 3 мәртәбә кыйммәтләнде. Моннан тыш, утиль җыемы да артты», – дип аңлаткан белгеч.
Чит ил машиналары да, мәсәлән Кытайныкылар, Россиядә җитештерелгән автомобильләр дә кыйммәтләнәчәк, дигән эксперт.
Шулай ук, аның сүзләренчә, «хәзер Россия машиналарында шул ук кытайлар «утыра». Мәсәлән, яңа «Москвич» чынлыкта «JAC автомобиле калькасы» булып тора.
Түбән Новгород базарында Кытай автомобильләре өлеше 90 процентка якынлашкан, дигән Түбән Новгородтагы бер сервис үзәге менеджеры Николай. Аның фикеренчә, мондый шартларда кешеләр теләсә нинди бәягә сатып алырга риза.
Әмма икенчел базарда автомобиль бәяләре торгынлык кичерә. Монда машина узган елдагыча ук, әйтик, шартлыча 500 мең сум тора, дигән Александр Дейч.
Өстәвенә, барлык сегментларда да кулланучылар активлыгы кимү күзәтелә, дип өстәгән ул.