Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел ураза кайчан башлана, фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күпме була?

news_top_970_100
Быел ураза кайчан башлана, фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күпме була?
Фото: © «Татар-информ»

10 мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, бүген Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителде. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Рамазан уразасы 2024 елның 11 мартында тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2024 елның 10 мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына.

Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 апрельдә.

Ураза бәйрәме быел 2024 елның 10 апреленә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100