news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Быел уңыш биреп «арыган» җир киләсе елга да мул уңыш бирсен өчен ничек эшкәртергә?

news_top
Быел уңыш биреп «арыган» җир киләсе елга да мул уңыш бирсен өчен ничек эшкәртергә?
Фото: © "Татар-информ"

«Арыган» туфрак киләсе елга мул уңыш бирсен өчен эшкәртү ысуллары «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Беренчедән, туфрак билгеле бер культуралардан ял итәргә тиеш. Мәсәлән, ачы торма, редис, фасольне бер урынга 2-3 елга бер тапкыр утыртырга ярый. Суган белән борчакны – 3-5 елга бер тапкыр. Кишер, чөгендер, петрушка, помидор, борыч утырткан түтәл бу үсемлекләрдән 4-5 ел, кәбестәдән 6-7 ел ял итәргә тиеш.

Үсемлекләрне чиратлап утыртырга кирәк. Беренче елда бәрәңге, помидор, борыч, суган, икенче елда алар урынына борчак, фасоль, кузаклылар, соя, өченче елда редис, ачы торма, петрушка.

Икенчедән, сидератлар туфракны яхшырта. Рапс, вика, люпин, майлы ачы торма, горчица утыртып, 2 айдан аны чабып ташларга кирәк. Бу үсемлекләр туфракның ачылыгын нормага китерә, файдалы матдәләргә баета, корткычларны бетерә.

Өченчедән, органик ашлама – тирес, черемә, компост кертегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар