news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Быел «Уйнагыз, гармуннар!» концертында беренче тапкыр гармунчылар гаиләләре катнаша

news_top

30 августта Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале 41 нче тапкыр узачак һәм ул Татарстан Республикасы көненә багышланган төп вакыйгаларның берсенә әверелер дип көтелә. Республикабызның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән меңнән артык катнашучы — гармунчылар, баянчылар һәм үзешчән коллективлар — Татарстан башкаласы урамнарына җыелачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Быел концерт программасында беренче тапкыр гармунчылар гаиләләре һәм династияләре дә катнашачак. Сәхнәгә халык сәнгате традицияләрен дәвам итүче 40тан артык яшь гармунчы бала чыга. Бәйрәм профессиональ артистлар чыгышларын халык күңел ачулары, һөнәри остаханәләр белән берләштерә.

Бәйрәм 11:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры янында башлана. Анда ТР халык артистлары Гүзәл Уразова һәм Зәйнәб Фәрхетдинова, җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов, ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбле һәм татар сәхнәсенең башка йолдызлары чыгыш ясаячак.

Театр янәшәсендә уникаль иҗади мәйданчык (арт-кластер) ачыла. Анда осталар традицион татар һөнәрләрен күрсәтәчәкләр: чигү, йон басу, агач кисү, чүлмәк ясау, тукучылык һәм челтәр үрү. Һәркем кулдан ясалган уникаль эшләнмәләрне сатып ала алачак.

Гармунчылар колоннасы Тинчурин театрыннан Кабан күле буйлап Камал театры Амфитеатрына кадәр бара. Бу — грандиоз акция вакытында шәһәр урамнары тере музыка һәм халык җырлары белән тулыр дип көтелә.

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале — ул гади концерт кына түгел, ә буыннарны һәм халыкларны берләштерүче җанлы традиция. Ул инде 40 елдан артык уза һәм халык иҗатын күрсәтү өчен иң борынгы мәйданчыкларның берсе булып тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар