Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Быел тычкан бизгәге белән авыручылар саны артуын көтәбез»

«Коронавирусның яңа дулкынын көткән арада, җәмәгатьчелекнең «тычкан бизгәге»нә игътибары кимеде. Шул арада Татарстанда әлеге куркыныч авыруны йоктыручылар саны арта», – ди танылган журналист Александр Латышев. Ул бу хәлнең кискенләшү сәбәпләре турында фикер йөртә һәм «тычкан бизгәге»н бик җиңел йоктырырга мөмкин булуны искә төшерә.

news_top_970_100
«Быел тычкан бизгәге белән авыручылар саны артуын көтәбез»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Ешрак авырый башладылар

«Тычкан йөгерде, койрыгын селкетте, йомырка тәгәрәп төште һәм ватылды...» «Чуар тавык» әкиятендәге бу эпизодны хәтерлисезме? Кемне ничек, ә менә инфекционист табибны бу вакыйга профессиональ яктан бик кызыксындырыр иде. Табиб шунда ук әкияттәге бу вакыйганы «начар» дип бәяләр иде: тычканнар өй буйлап йөри, азык-төлеккә инфекция ташый. 1 сәгать тә узмас, әби белән бабай да тычкан бизгәген йоктырыр.

Кызганыч, мондый нәтиҗә ясау өчен бүгенге көндә реаль нигезләр җитәрлек. Быел Татарстанда әлеге куркыныч авыруны йоктыру очраклары арткан. Моны, мәсәлән, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең 10нчы бүлеге мөдире Гөлнара Шәрифуллина да раслый: «Көз җитү белән авыручылар саны сизелерлек артты», – ди ул.

Хәер, табиблар моңа әзер иде – быел апрель аенда матбугат конференцияләренең берсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина: «Инфекция безнең өчен, безнең төбәк өчен бик актуаль... Быел авыручылар санының артуын көтәбез, чөнки кимерүчеләр санының да артуы көтелә», – дип кисәткән иде.

Любовь Авдонина: «Быел авыручылар санының артуын көтәбез, чөнки кимерүчеләр санының да артуы көтелә».

Фото: © «Татар-информ», Султан Исхаков

Ләкин, соңгы вакытта, коронавирусның яңа дулкынын көткән арада, «тычкан бизгәге»нә карата җәмәгатьчелекнең игътибары кимеде. Ә бу авыру бик мәкерле. Башлангыч этапта аны тану бик авыр. Бу вакытта авыру билгеләре гадәти салкын тиюгә охшаш: туңу, югары температура, тән сызлау, баш авырту…

Җылы көз кимерүчеләр өчен оҗмах

Ни өчен соңгы вакытта Татарстанда бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) белән бәйле хәл кискенләште? Төп сәбәпләр монда, безнеңчә, ике.

Беренчедән, быелгы һава шартлары кимерүчеләргә үрчү өчен бик уңай булды. Икенчедән, халыкның «тычкан бизгәге»н профилактикалауга игътибары кимеде. Исегезгә төшерәбез: яз быел бик җылы булды, кар иртә эреде, чирәмнәр иртә чыкты. Кимерүчеләр өчен азык күп булды. Көз дә, бигрәк тә сентябрь, тычканнар, күселәр һәм башка кимерүчеләр өчен бик уңайлы булып чыкты.

Авыл халкына, бакчачыларга кимерүчеләргә каршы ашыгыч чаралар күрергә туры килде. Кибетләрдә тычкан, күселәргә каршы препаратлар, агулы тозаклар сату артты. Әмма иммунитет булдырып, кимерүчеләр аларга инде ияләшкәнме, әллә аларны ашамыйлармы... Капкыннар да әлләни ярдәм итми. Бары махсус тозаклы келәй генә эффектив булып чыккан.

Вирусны нигездә хуҗалык һәм торак биналарын җыештырганда йоктыралар. Ләкин авыруны кимерүче булырга мөмкин булган теләсә кайсы урында – урманда, басуда да йоктырырга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Иң мөһиме – авыруны йоктырмаска

Ләкин потенциаль геморрагик бизгәк таратучыларны тоту – ярты эш кенә. Үзеңне инфекциядән сакларга да кирәк. Бу – җиңел түгел. Вирусның тышкы мохиттән кеше организмына «сәяхәте»нең төп маршруты – һава-тузан юлы аша (авыру йоктыруларның 80 проценты). Вирусны нигездә хуҗалык һәм торак биналарын җыештырганда йоктыралар. Ләкин авыруны кимерүче булырга мөмкин булган теләсә кайсы урында – урманда, басуда да йоктырырга мөмкин. Хәтта чәчәк аткан болында өзеп алынган үлән дә авыру йоктыруга сәбәпче була ала. Бу – «тычкан бизгәге»нең үзенчәлеге.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк вирусы барлыкка килүнең конспирологик теориясе дә бар. Аны «салкын сугыш» елларында дошманның чакырылыш яшендәге ир-атлары авырсын өчен ясаганнар. Һәм чыннан да, авыру нигездә (70-90 процент) 20-40 яшьлек яшь ир-атларга йога.

Авыру беренче тапкыр хәрби табиблар Чурилов һәм Цыганков тарафыннан 1934 елда тасвирланган. Ул Төньяк ярымшарда күп кенә илләрдә таралган булган.

Тагын бер тапкыр билгеләп үтик: бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең куркынычы шунда, аны авыруның башында танып белүе бик авыр. Казанның иң яхшы клиникаларының берсендә бакчасында тычкан бизгәге йоктырган танышыма, барлык анализлар һәм тикшеренүләр узганнан соң, табиблар «хроник бронхитның кискенләшүе» дигән диагноз куйган. Һәм бары тик «ашыгыч ярдәм» машинасы белән 6нчы шәһәр хастаханәсенә килгәч кенә, геморрагик бизгәккә шикләнеп, аны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрәләр. Нәтиҗәдә кыйммәтле вакыт югала, авыру авыр формага күчә.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәкне дәвалауның нәтиҗәсе күпчелек очракта уңышлы була.

Фото: © «Татар-информ»

Гомер буена иммунитет

Бөер синдромлы геморрагик бизгәкне дәвалауның нәтиҗәсе күпчелек очракта уңышлы була. Аның белән авырган кеше бу авыруга гомерлек иммунитет ала.

Шуны да әйтергә кирәк, 2020 елда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы сафка кертелгәч, республика медикларына бу авыруга каршы тору җиңеләйде. Исегезгә төшерәбез, ул рекордлы срокта – нибары 100 көн эчендә төзелде. Әлбәттә, моның сәбәбе – коронавирус, пандемия төзелешне тизләтергә мәҗбүр итте. Ничек кенә булмасын, бүген республикада җитәрлек урыннар фонды, тәҗрибәле белгечләр, заманча җиһазлар, препаратлар, авырулар өчен яхшы шартлар бар.

Шуны онытмаска кирәк: алда – кыш, кимерүчеләр армиясе ирексездән җылыга, димәк, кешегә якынрак хәрәкәт итәчәк. Моның нәрсә белән янавын аңлатып торырга кирәкми. Шуңа күрә сезнең тавыгыгыз нинди генә алтын яки гади йомырка салмасын, ниндидер кимерүчегә аны өстәлдән койрыгы белән бәреп төшерергә рөхсәт итәргә ярамый.

«Татар-информ»нан тәрҗемә ителде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100