Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел традицион «Үлемсез полк» йөреше булмаячак

news_top_970_100
Быел традицион «Үлемсез полк» йөреше булмаячак
Салават Камалетдинов фотосы

Быел Россиядә «Үлемсез полк» йөреше традицион форматта уздырылмаячак. Бу хакта әлеге хәрәкәтнең үзәк штабы рәистәше Елена Цунаевга сылтама белән РБК сайты яза.

Аның сүзләренчә, йөрешне уздыру традицион формат чикләреннән узган, һәм һәр кеше үз герое турында сөйләү өчен үзенә уңайлы ысулны сайлый ала. Мәсәлән, ветеранның сурәтен автомобильгә, киемгә яки бейджикка урнаштырырга була, шулай ук социаль челтәрләрдә аватарларга да шушы фотоны куярга мөмкин, диде Цунаева.

«Һәм шул вакытта геройларның сурәте көн буена үзенең нәсел дәвамчылары белән бергә булачак», – диде ул.

«Үлемсез полк» акциясе Россиядә 2012 елдан бирле уздырыла. Анда катнашучылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фотоларын тотып, шәһәр урамнары буйлап уза. 2020 һәм 2021 елларда, коронавирус пандемиясе аркасында, акция онлайн форматта узды. Узган елда анда 12 млн россияле катнашты, дип хәбәр итте Эчке эшләр министрлыгы.

Быел Җиңү көне Мәскәүдә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә катнаш форматта узачак. Төбәкләрдә Бөек Ватан сугышына багышланган традицион форматлар да, онлайн чаралар да, шул исәптән «Үлемсез полк» та планлаштырылган, дип хәбәр итәләр «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең матбугат хезмәтендә.

«Үлемсез полкны» онлайн уздыру пандемия вакытында барлыкка килде һәм күпмедер дәрәҗәдә әле дә сакланып килә. Узган елларда интернетка куелган фотолар сакланып калды, һәм төбәкләр бу сурәтләрне интерактив онлайн-форматка урнаштырачак. Традицион форматларга килгәндә, без монда яңа традицияләр булдырабыз, мәсәлән, үзең белән алырга мөмкин булган зур бейдж-фотолар бастырып алу. Төбәкләр бу форматларның үзләренә туры килгәнен сайлап ала, төбәкләр бөтен форматларны да хуплар, дип өметләнәбез», – дип хәбәр иттеләр хәрәкәтнең матбугат хезмәтендә.

Кайбер төбәкләр йөрешне традицион форматта уздырмау турында карар кабул иткән инде. «Үлемсез полк» онлайн-форматта булачак. Хәзерге вакытта калган чаралар планлы рәвештә традицион форматта әзерләнә», – дип хәбәр иткән Воронеж өлкәсе хакимиятенең матбугат хезмәте. Шулай ук Кырымда да «Үлемсез полк» традицион форматта узмаячак.

Краснодар краенда «Үлемсез полк» акциясен мәктәпләрдә уздырачаклар, дип хәбәр иткән губернатор Вениамин Кондратьев.

«Безнең крайда барлыгы 1240 белем бирү йорты бар. Һәр укучы мәктәп линейкасына сугышта катнашкан туганының фотосын алып килә, үз героеның тарихы белән бүлешә ала. Крайның мәгариф министрына бу мәсьәләне хәл итеп бетерергә куштым», – дип язган ул «Телеграм» каналында. Төбәк башлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Краснодар краенда чаралар уздыру форматы әлегә хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100