21 мартта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указны имзалады.
Быел район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) Сабан туе 8–9 июньдә; Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә — 16 июньдә; Татарстан башкаласы Казанда 23 июньдә була.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә күрсәтелгән вакытта бәйрәм чараларын оештыру йөкләнә.
«Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга, предприятие һәм берләшмәләргә татар халкының милли бәйрәме — Сабан туен үткәрүдә ярдәм итәргә, актив катнашырга тәкъдим ителә. Указ имзаланган көннән үз көченә керә», — диелгән Татарстан Президенты имзалаган рәсми документта.