news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Быел Россиядә 1,5 млн бала беренче сыйныфка укырга керә

news_top

Яңа уку елында Россия мәктәпләренә 1,5 млн беренче сыйныф укучысы барачак. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога сылтама белән «РИА Новости» яза.

Чернышенко билгеләп үткәнчә, 1,5 млн бала өчен яңа уку елы мәктәп тормышының башы булачак. Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның мәктәп заманча белем һәм компетенцияләр биреп кенә калмыйча, мәгърифәт һәм тәрбия белән дә шөгыльләнергә, яшьләргә ныклы кыйммәтләр системасын формалаштырырга һәм гармонияле шәхес булып үсәргә ярдәм итәргә тиешлеге турындагы сүзләрен искә төшерде.

Вице-премьер беренче сыйныф укучыларына «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты чаралары, педагоглар эше һәм ата-аналар ярдәме тәэмин итәчәгенә ышаныч белдерде. Аның сүзләренчә, бу укучыларга үз потенциалларын ачарга һәм тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар