news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Быел Россиядә 135 миллион тонна ашлык уңышы җыеп алырга ниятлиләр

news_top
Быел Россиядә 135 миллион тонна ашлык уңышы җыеп алырга ниятлиләр
Фото: © «Татар-информ»

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2025 елда иген уңышы буенча фаразын саклап кала: гомум уңыш – якынча 135 миллион тонна, шул исәптән бодай – 90 миллион тонна булачак. Бу хакта «Бөтенроссия Басу көне-2025» кысаларында узган матбугат очрашуында министр Оксана Лут хәбәр итте, дип яза РИА «Новости».

«Яңа фаразларны без берничә атна элек әйткән идек. Ашлык культуралары буенча фараз элеккечә – якынча 135 миллион тонна. Бодай буенча 90 миллион тонна көтелә. Урып-җыю авыр бара. Әлегә якынча 4 миллион тонна гына җыеп алдык. Узган ел бу вакытта уңыш күбрәк иде», – диде Лут.

Министр билгеләп үткәнчә, урып-җыю эшләрен һава торышы, бигрәк тә Россиянең үзәк төбәгендә, тоткарлый. «Яңгырлар комачаулый – хуҗалыклар басуга чыга алмый. Әмма без һава торышы яхшыруына өметләнәбез. Без һәрвакыт өметләнәбез», – дип өстәде ул.

Июнь аенда Россия вице-премьеры Дмитрий Патрушев, 2025 елда иген уңышы ким дигәндә 135 миллион тонна булачак, дип бәяләде. Моңа кадәр, май аенда, Лут, министрлыкның 2025 елда уңыш күрсәткечләре узган елдагыдан артыграк булыр, дип ышануын белдерде – көтелгән яхшы һава торышы булган очракта.

Росстат мәгълүматлары буенча (яңа төбәкләрдән башка), Россиядә 2024 елда иген җыю күләме 125,9 миллион тоннаны тәшкил иткән, 2023 елда бу сан – 144,9 миллион тонна булган. Бодай буенча – 2024 елда 82,6 миллион тонна (2023 елда – 92,8 миллион тонна), диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар