Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел пенсиягә кемнәр чыга?

news_top_970_100
Быел пенсиягә кемнәр чыга?
Фото: © "Татар-информ"

2024 елда картлык буенча иминият пенсиясе 58 яшь тулган хатын-кызларга, 63 яшь тулган ир-атларга билгеләнә. Аларның 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булырга тиеш. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Социаль фондта искәрткәнчә, Татарстанда бүгенге көндә картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза белән генә билгелиләр. Ягъни өстәмә гамәлләр, раслый торган документлар җыясы юк.

Иминият пенсиясе билгеләү өчен гражданинның хисап счетында хезмәт эшчәнлегенең бөтен чорлары, эш бирүче түләгән иминият кертемнәре, стаж һәм шәхси пенсия коэффициентлары (пенсия күләме нәкъ менә шуларга бәйле) турында белешмә булырга тиеш.

Хезмәт эшчәнлеге турында белешмә тулымы икәнен «Дәүләт хезмәтләре» порталында Россия Социаль фондының клиентлар хезмәтеннән шәхси хисап турында белешмәгә заказ биреп ачыклап була.

Эш турында белешмә тулы булмаса, хисапны коррекцияләү турында гариза биреп, керми калган чорны раслый торган документлар китерергә була. Бөтенесе дөрес булса, пенсияне өстәмә документларсыз билгелиләр.

Хисапта кирәкле бөтен белешмә бар һәм кеше пенсияне автомат режимда билгеләүгә ризалык биргән булса, картлык буенча иминият пенсия билгеләү турында карар гаризаны теркәгәч 3 сәгать эчендә чыгарыла. Аннары «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетка тиешле хат килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100