news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Отпускной акчасы күбрәк чыксын өчен, кайсы айларда ял итәргә?

news_top

Еллык ялны эш көннәре күбрәк туры килә торган айларда алу отышлырак. Эш шунда, отпуск түләүләре суммасы айдагы көннәрнең уртача саныннан (29,3), ә эш көненең бәясе аларның саныннан чыгып исәпләнә. Шуңа күрә айда эш көннәре саны никадәр азрак булса, аларның бәясе дә шулкадәр югарырак. Димәк, отышсыз айларда ял иткәндә акча ягыннан югалту суммасы да арта.

Быел ял өчен иң отышлы айлар – июль һәм октябрь, бу айларның һәркайсына 23 эш көне туры килә. Шулай ук ял өчен апрель, сентябрь һәм декабрь айларын карарга кирәк – 22шәр эш көне.

Быел иң отышсызы гыйнвар булды – 17 эш көне. Шулай ук майда, июньдә һәм ноябрьдә дә 18әр генә эш көне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар