Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел Менделеевск районында Яңа ел корпоративлары һәм салют булмаячак

news_top_970_100
Быел Менделеевск районында Яңа ел корпоративлары һәм салют булмаячак

Бүген Менделеевск районы башкарма комитетында узган киңәшмәдә муниципалитет җитәкчесе Радмир Беляев үз карамагындагы территориядә 2023 елгы Яңа ел корпоративларыннан һәм салюттан баш тарту турында әйтте. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Моның урынына түрәләр бар көчләрен балалар өчен чаралар уздыруга юнәлтәчәк. Мобилизацияләнгәннәрнең һәм хәрби хезмәттәгеләрнең балаларын кайгырту планлаштырылган. Алар өчен Менделеевск районында өстәмә рәвештә район башлыгының Чыршы бәйрәме уздырылачак. Анда шулай ук хокук саклау органнары, прокуратура, УФСИН һәм приставлар хезмәткәрләренең балалары да чакырыла.

Моннан тыш, мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен «Теләкләр чыршысы» акциясе дә уздырыла. Җирле түрәләр, депутатлар һәм оешма директорлары балаларның теләкләрен үтәячәк.

Менделеевск шәһәрендә урамнарны һәм җәмәгать транспортын Яңа елга бизи башлаганнар. Бу эшләр 10 декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100