Мәскәүнең Кызыл мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан 9 майда узачак парадта хәрби техника колоннасы катнашмаячак – бу «хәзерге оператив вазгыять белән бәйле». Бу хакта, РФ Оборона министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән, «Татар-информ» яза.
Шулай ук, парадта Суворов һәм Нахимов хәрби училищеларында, шулай ук кадет корпусларында белем алучылар катнашмаячак, дип хәбәр итә ведомство.
«Парадта җәяүле колонна составында Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең барлык төр югары хәрби уку йортлары хәрби хезмәткәрләре катнашачак», – диелә хәбәрдә.
Парад трансляциясе вакытында махсус хәрби операциядә катнашучы, шулай ук сугышчан дежурлыкта торучы һәм хәрби хезмәт үтүче барлык төр гаскәр хезмәткәрләренең эше күрсәтеләчәк.
Парадның авиация өлешендә Кызыл мәйдан өстеннән Россия пилотаж төркемнәре самолетлары очып үтәчәк. Азакта күк йөзендә Россия флагы төсләрен күреп булачак.