Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Быел кызыл диплом аласы иде». Чаллыда яшь кыз элекросамокатта йөргәндә һәлак булган

20 яшьлек студент кыз бергә укый торган ике иптәше белән кич йөрергә чыккан.

news_top_970_100
«Быел кызыл диплом аласы иде». Чаллыда яшь кыз элекросамокатта йөргәндә һәлак булган
Салават Камалетдинов

18 майда КФУның Чаллы институтының инженер-икътисад көллияте студенты 20 яшьлек Рәзилә Г.ны җирләделәр. Ул электросамокатта йөргәндә авариягә очрап һәлак булды. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Безнең чыгарылыш студенты, төркем старостасы авариядә һәлак булды. Ул бик шат күңелле иде, бишлегә генә укыды, кызыл диплом алырга тиеш иде. Гаиләсе өчен дә, безнең өчен дә зур кайгы. Ул яхшы кеше булып истә калачак», — дип сөйли көллият директоры Татьяна Бычкова.

Аның сүзләренчә, кече транспорт чараларын кулланучы яшьләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк, мондый чараларның эшен оештыручылар җәзага тартылырга тиеш.

«Челнинские известия» ачыклаганча, Рәзилә — Чаллыда элиталы уку йортларының берсенең директор урынбасарының кызы булган.

«Рәзилә 4 курста укыган. Ул 17 майда „Ninebot Max“ электросамокатында йөргәндә авариягә очрап үлгән. Кичке ун тирәсендә Мәйдан янында Хәсән Туфан һәм Чулман проспектлары чатында кыз светофорның кызыл төсенә чыга, ул җәяүлеләр йөри торган „зебра“ аша бара. Шул чакта аны „Лада Приора“ машинасы бәрдерә. Машина белән 21 яшьлек егет идарә иткән. Машинага бәрелгәч, кыз светофорда тора торган „Лада Ларгус“ ягына барып төшә һәм урында ук һәлак була», диелә бу хәбәрдә.

Электросамокатны җинаять эшенә беркеткәннәр. Экспертиза билгеләнгән.

Мәрхүмә кыз бергә укый торган ике иптәш кызы белән кич йөрергә чыккан булган. Иптәш кызлары светофорның кызыл төсенә туктап калган. Алар самокатларны яр буенда прокатка алып торган булган, дип яза «Челнинские известия».

ЮХИДИ тротуарларда электромокатларда йөрүчеләрнең тизлек арттырмавын таләп итәчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуында Татарстан ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдрахманов әйтте.

Хәзерге вакытта самокатларны парковкага кую тәртибен ачыклау буенча эш бара. Аның сүзләренчә, парковка урыннары шәһәр башкарма комитеты белән катгый килештерелгән булырга тиеш.

ЮХИДИ башлыгы сүзләренчә, самокатны арендага алучы кешенең шәхесен ачыклап булмау мәсьәләсе дә бар. Моны да хәл итү турында сөйләшүләр бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100