Быел кыш нинди булачак?
Казан университеты галимнәре мәгълүматлары буенча, гасыр азагында республикада температура җәен 6–7 градуска һәм кышын 8 градуска күтәрелергә мөмкин.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Татарстанда киләсе кыш — уртача статистик, ә
Профессор сүзләренчә, 1820 елда Казанда еллык уртача температура 2 градустан бераз артыграк булган, ә хәзер ул — 6 градус тирәсе. Россиядә еллык уртача температура — 4,5 градус тәшкил итә.
Юрий Переведенцев Татарстанда климатның җылынуын күзәтелүен, бу күренеш ХХ гасырның 70 нче елларында сизелүен әйтте. Казан университеты галимнәре мәгълүматлары буенча, гасыр азагында республикада температура җәен 6–7 градуска һәм кышын 8 градуска күтәрелергә мөмкин.
«Климатның җылынуы яхшы кебек тоела. Әмма бу процесслардан табигый катаклизмнар башлана, климат тотрыксыз була башлый», — диде Переведенцев.
Аның сүзләренчә, нигездә, 95 процент очракта күңелсезлекләр метеорология факторларыннан тора, ел саен китерелгән зыян йөзләгән миллиард доллар белән исәпләнә. «Ягъни без телибезме, юкмы, климат белән идарә итәргә кирәк. Парник газларын һавага чыгарып ташлауны кыскарту юлы белән булса да», — диде ул.