Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел кыш салкын буламы?

news_top_970_100
Быел кыш салкын буламы?
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан синоптиклары 2023-2024 елгы көз-кыш сезонына фаразлар чыгарды. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Метеорологлар белешмәсе буенча, октябрьдә температура нормадан югарырак була, уртача күрсәткеч +4,9 градус тәшкил итә. Ноябрь, декабрь һәм гыйнварда температура нормада – -2,7, -8,9, - 10,9 булыр дип көтелә.

Февральдә температура нормадан югарырак булуы ихтимал – уртача -10,7 градус.

Мартта һава торышы нормада – уртача айлык температура -4,2 градус көтелә.

Салкын чорда айлык, ункөнлек һәм кыска вакытлы күрсәткечләр буенча һава торышы фаразына төзәтмәләр кертеләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100