Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел кыш махсус операциядә кайсы шәһәрләр өчен сугыш булырга мөмкин – хәрби белгеч фаразы

news_top_970_100
Быел кыш махсус операциядә кайсы шәһәрләр өчен сугыш булырга мөмкин – хәрби белгеч фаразы
Фото: РИА Новости сайтыннан

Кышның беренче аенда Россия Кораллы Көчләре җиңү турында – Марьинканы алу турында игълан итте, моны Украина ягы да таныды. Элек 10 меңгә якын кеше яшәгән, Донецкиның иярчен шәһәрчеге-бистәсе өчен бәрелешләр 2 ел тирәсе барды. Хәрби белгечләр әйтүенчә, Донецкины утка тоту башлыча Марьинкадан барган, икенчедән, бу бистә Россия армиясенә оператив киңлеккә чыгарга комачаулый торган, ныгытылган район булган.

Әмма, кышкы кампания әле башланып кына килә, димәк, алга таба башка мөһим вакыйгалар да булырга мөмкин, дип яза «Подмосковье сегодня» сайты. Алар хәрби эксперт һәм аналитик Борис Джерелиевский белән 2024 елның яз башына кадәр нинди мөһим бәрелешләр булу ихтималы турында сөйләшкән.

«Донбассның бөтен территориясен иң катлаулы участок дип санарга була, әлегә ул азат ителмәгән. Андагы зур шәһәр агломерацияләре – үзләре үк яхшы ныгытмалар», – дигән хәрби белгеч. Ул Украина Кораллы Көчләре икенче бөтендөнья сугышында Германия кулланган ысулны – хәрби хәрәкәтләргә күп еллар дәвамында әзерләнгән ныгытмалар системасын куллануын әйткән. Бу ысул Авдеевкада да кулланыла, Марьинкада да кулланылган.

Хәрби белгеч фикеренчә, кыш Краматорск һәм Славянск шәһәрләре, алар янындагы кечкенә шәһәрләр өчен бәрелешләр булачак. Ул бу бәрелешләрнең, югарыда телгә алынган сәбәпләр аркасында, катлаулы булачагын әйткән.

Шулай ук Днепр елгасы янында да бәрелешләр булачак, монда табигый каршылык – зур елга бар. Белгеч: «Моннан тыш, Запорожье юнәлешендә фронт линиясе тураю да искәрмә түгел», – дип фаразлаган.

Авдеевкадагы вакыйгалар Марьинканы алу белән бергә баруын да онытырга ярамый, диде аналитик. Россия армиясе анда аерым уңышлар күрсәтте, тик җиңү турында әле әйтеп булмый, анда алга китеш катлаулы булачак, дигән ул.

Хәзерге вакытта Авдеевка шәһәре өчен бәрелешләр бара, Марьинка шәһәре Россия армиясе контролендә.

Украина армиясе җәй буе Работино юнәлешендә һөҗүм итте, аларның максатлары Мелитополь, Бердянск юнәлешендә Азов диңгезенә чыгу иде, әмма алар тактик уңышка да ирешә алмады. Хәрби белгеч, бу кышта бу юнәлештә фронт сызыгы Россия файдасына тигезләнер, дип фаразлый.

Украина армиясе Крынки һәм Антоновка күпере тирәсендә актив һөҗүм алып бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100