news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Быел кияүгә чыкты, дүрт ай элек бала тапты»: 18 яшьлек яшь әнине үтергәннәр

news_top

22 августта Алтай краенда 18 яшьлек Валерияне үтерәләр. Җинаять Троицкое авылында була. Яшь хатынны көчлиләр, ә аннары, җинаять эзләрен яшерер өчен, гәүдәсен елгага ташлыйлар. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Гаепләнүче тоткарланган, аңа 37 яшь. Ул Валерия белән бер авылда яшәгән. Ир-атның гаиләсе, балалары бар, элек автомобиль урлаган өчен хөкем ителгән. 21 август кичендә ул яшь чибәр хатын-кыз белән барда таныша. Ул анда компания белән ял итәргә килгән була. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат авылдашлары компаниясендә спиртлы эчемлекләр куллана, аннан соң яңа танышкан хатын-кызга өенә кайтарып куярга тәкъдим итә.

Россия Тикшерү комитетының Алтай крае буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат юлда кешеләр йөрми торган урынга борылган һәм елга ярында туктаган, анда ул хатын-кызны көчләгән, ә аннары, җинаять эзләрен яшерү өчен, берничә тапкыр аның башына суккан һәм аңсыз килеш елгага ташлаган.

22 августта хокук саклау органнарына Валериянең югалуы турында гариза килә. Аның мәетен икенче көнне табалар.

Чыганак билгеләгәнчә, җинаятьтә шикләнелүченең эзенә бик тиз төшкәннәр.

«Шаһитлар хатын-кызны иң соңгы булып бу ир-ат күрүен әйткән, шуңа күрә аны тиз тотканнар. Әлбәттә, ул башта инкарь итәргә тырышкан, аны башка авылга илтеп куюын әйткән, әмма версия расланмаган», – диелә.

Ахыр чиктә, үтерүдә шикләнелүче ир-ат гаебен таныган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алтай крае буенча Баш идарәсе җинаять эше ачкан.

Билгеле булганча, быелның февралендә Валерия сөйгән егете белән туй үткәргән, апрель аенда аларның баласы туган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар