news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Быел кемнәр пенсиягә чыга ала?

news_top

2026 елда картлык буенча пенсиягә 59 яшьлек хатын-кызлар һәм 64 яшьлек ир-атлар чыга ала. Моның өчен ике шарт үтәлергә тиеш. Бу хакта Татьяна Подольская «РИА Новости» агентлыгына интервьюда сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, 2026 елда иминият пенсиясе алу өчен билгеләнгән яшькә җитү һәм кимендә 15 ел хезмәт стажы булу кирәк.

Ул шулай ук быел балалар карау чорының хезмәт стажына кертелүенә бәйле чикләүләр бетерелүен әйткән. Хәзер һәр балага яшь ярым тулганчы караган вакыт тулысынча гомуми стажга кертелә, ә ике яки аннан күбрәк бала булган очракта, бу вакытлар бергә кушып исәпләнә.

Моннан тыш, пенсия билгеләү өчен 30 пенсия баллы җыярга кирәк. Подольская аңлатуынча, быел пенсия күләмен исәпләү өчен кулланыла торган бер пенсия баллының бәясе 156,76 сум тәшкил итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар