Быел Татарстан халкы өчен иң кыска эш атнасы ноябрь аенда булачак. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Ноябрь аенда татарстанлыларны нибары 2 эш көне көтә, һәм шуларның берсе кыскартылган була.
Ноябрьнең беренче эш атнасына 2 бәйрәм туры килә: 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, һәм 6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. Шуңа күрә бу көннәр эшләми торган бәйрәм көннәре була. Моннан тыш, 3 ноябрь (дүшәмбе) дә ял көне – бу 1 ноябрьдәге (шимбә) эш көнен 3 ноябрьгә күчерү белән бәйле.
Шулай итеп, бу атнада эш көннәре 5 һәм 7 ноябрьгә туры килә. 5 ноябрь бәйрәм алдыннангы көн булганлыктан, эш көне 1 сәгатькә кыскартыла.
Гомумән, ноябрь аенда татарстанлыларны 18 эш көне һәм 12 ял көне көтә, диелә хәбәрдә.