Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел фитыр, нисаб һәм фидия күләме күпме була?

Быел изге Рамазан ае 24 апрельдә башлана.

news_top_970_100

Быел фитыр, нисаб һәм фидия сәдакасы күләмнәре турында Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Зәкят түләү өчен нисаб — 280 000 сум (алтын буенча).

Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде. 

  • Коронавирус инфекциясе таралуга да карамастан, мөселманнар уразаны гадәттәгечә тотачак. Казанның Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100