Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел фитр сәдакасы ничә сум?

news_top_970_100
Быел фитр сәдакасы ничә сум?
"Татар-информ" архивы

Фитр сәдакасын түләү уразаның кабул булуы өчен мөһим. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Ибн Габбас Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ шушы хәдисен китерә:

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ фитр сәдәкасын түләүне мәҗбүри итеп куйган, бу – ураза тотучыны үзе әйткән артык яки дорфа сүзләрдән чистарту өчен кирәк, дип, шулай ук ул мохтаҗлар өчен ризык – ярдәм чарасы буларак карала. Әгәр кеше бу вазифаны бәйрәм намазына кадәр үтәсә [хәерне тапшырырга, түләргә өлгерсә], бу – аннан кабул ителгән зәкят [мәҗбүри түләнергә тиешле, Аллаһның ихтыяры белән кабул ителә торган сәдаканың бер төре]. Әгәр фитр сәдакасы бәйрәм намазыннан соң бирелсә, ул бары тик сәдакадан гына китәр».

Хәнәфи мәзһәбе галимнәре, бу һәм башка хәдисләргә таянып, балигъ булган һәм эшкә сәләтле, нисабка (ТР МДН Голамәләр шурасы карары буенча, 2023 елда көмеш буенча нисаб 41 000 сум) ия булган мөселман фитр сәдакасын түләргә тиеш. Аның минималь күләме, арпа белән исәпләп, 150 сум тәшкил итә. Нисаб ул – кешенең, әҗәтләрдән, үзе һәм аның тәрбиясендәге башка кешеләрнең кичектергесез ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәк булган чыгымнардан тыш, файдаланмаган артык калган акчасы.

Ә зәкят түләрлек нисабы булган кешеләр өчен Нәзарәтнең Голамәләр шурасы фитр сәдакасын йөзем буенча 800 сум итеп түләргә тәкъдим итә.

Ни өчен фитр сәдакасы күрсәткечләре арасында аерма бар? Эш шунда ки, Аллаһ Илчесе ﷺ вакытында фитр сәдакасын төп азык-төлек (бодай, хөрмә һәм йөзем) белән таратканнар. Алар шушы җирлектә бик таралган булган. Бодайның күләме ярты са’ тәшкил итәргә тиеш булган, бу якынча 2 килограммга тиң. Ә бодай һәм йөзем күләменең бер са’ка туры килүе зарур булган. Ә бу – якынча 4 килограмм дигән сүз. Бүгенге көндә бу төр азык-төлекнең бәясен карасак, аерма барлыгын күрербез. Шуңа күрә Татарстан Нәзарәте экспертлары алда искә алып үткән продуктлар өчен базардагы уртача бәяне нигез итеп алды. Һәм минималь бәя – 150 сум, ә максималь бәя 800 сум тәшкил итте. Шуңа күрә фитр сәдакасының минималь күләме 150 сум тәшкил итте, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булганнар өчен фитр сәдакасын алтын буенча 800 сум итеп бирергә тәкъдим ителә.

Фитр сәдакасы да, фидия кебек үк, мохтаҗларга (фәкыйрь) адреслы ярдәм булып тора. Шуңа күрә бу төр сәдаканы башка кешеләргә бирергә һәм ниндидер бүтән максатларга тотарга ярамый. Хәнәфи мәзһәбе буенча, мохтаҗ дип, нисабы яки аңа тигез дәрәҗәдәге милке булмаган кеше санала [6].

Фитр сәдакасын үз балаларыңа, туганнарыңа бирергә ярыймы?

Фитр сәдакасын түбәндәге туганнарга бирү рөхсәт ителми:

1. Әти-әниләргә, аларның әти-әниләренә, әби-бабаларның әти-әниләренә һәм алга таба.

2. Балаларга, балаларның балаларына, оныкларның балаларына һәм алга таба.

3. Үз гаиләңә.

Искәрмә: шул ук вакытта мөселман үзенең абыйсына (энесенә) һәм апасына (сеңлесенә) фитр сәдакасын бирә ала.

Гаилә башлыгы фитр сәдакасын кемнәр өчен түләргә тиеш?

Мөселман фитр сәдакасын, үзеннән башка, ислам буенча (балигълыкка җитмәгән) кече яшьтәге балалары өчен дә таратырга тиеш. Мөселманга фитр сәдакасын хатыны, ата-анасы яки балигълыкка җиткән балалары өчен бирү мәҗбүри түгел. Чөнки ул аларның милкенә дәгъва итә алмый. Әмма мөселман, теләге булганда, бу кешеләр өчен фитр сәдакасын бирә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100