Быел «Евровидение» бәйгесенә Башкортстан кызы да бара
Флорида Чантурия «Ленинград» төркемендә җырлый.
«Ленинград» төркеме җырчысы, Башкортстанның Белорет районында туган Флорида Чантурия быел «Евровидение» бәйгесенә бара. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.
«Санкт-Петербургтан җыелма команда сайладык. «Евровидение-2020» бәйгесенә киңәйтелгән составта барабыз. Бу Флорида Чантурия («Ленинград» төркеме) һәм Юра Музыченко (The Hatters төркеме)» диелә Little Big төркеменең инстаграмдагы сәхифәсендә.
«Евровидение-2020» халыкара бәйгесе 12-16 майда Нидерландыда була. Быел Россия данын Little Big төркеме яклый, алар Uno җырын башкарачак.