Якын арада долларның рубльгә карата курсы төшүе көтелми. Бу хакта «Татар-информ»га финанс аналитиклары һәм риск-менеджерлар гильдиясе күзәтү советы әгъзасы, икътисад фәннәре кандидаты Александр Разуваев хәбәр итте.
«Якын вакытта бернинди дә төшү булмаячак. Бюджет дефициты һәм төп ставканың кимүе рубль курсының зәгыйфьләнүенә китерәчәк. Быел доллар 90-100 сум тирәсе булыр дип көтәргә мөмкин», – диде Разуваев.
Ул шулай ук Икътисади үсеш министрлыгы фаразы буенча, 2026 елда долларның уртача еллык курсы 92,2 сум, ә 2027 елда 95,8 сум тәшкил итәчәк, дип өстәде.