Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Быел да Рамазан ае безне бергә җыйды"

Мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә. "Интертат" танылган шәхесләрнең Ураза гаетен ничек билгеләп үткәнен һәм нинди теләкләрен юллаганын барлый.

news_top_970_100
"Быел да Рамазан ае безне бергә җыйды"
Галиев мәчетендәге Ураза бәйрәмендә вәгазьне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Анда Президент Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Мөфти Россия һәм Татарстан Президентларының котлауларын укып үтте. "Бу якты бәйрәм бөтен илдә – дини җәмгыятьләрдә, шулай ук туганнар һәм якыннар арасында да зурлап билгеләп үтелә. Күп еллар дәвамында Россия мөселман оешмалары ил һәм җәмгыять тормышында катнаша, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре институтын саклау мәсьәләләренә, хәйрия эшләренә зур игътибар бирәләр, милләтара һәм динара татулыкны саклауны кайгырталар”, - диелгән Владимир Путин котлавында.

Мөфти вәгазендә туган телне сакларга кирәклеге хакында да искәртте. Камил хәзрәт Сәмигуллин Шиһабетдин Мәрҗанинең туган тел динне саклаган әйберләрнең берсе дигән сүзләрен искә төшерде. Рәсүл Гамзатовның "Туган телем бетсә, мин бүген үләргә әзер" дигән сүзләрен ул ике тапкыр кабатлады.

Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме, икенче төрле итеп әйткәндә Ураза гаете  Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә. Ураза гаете һәм Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме Исламдагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе.

“Мөхәммәд пәйгамбәребез: “Ураза тоткан кешенең йокысы гыйбадәт, эндәшмәве тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, барча гөнаһлары гафу ителер дип әйтә”, дигән. Кем Кадер кичәсендә уяу булып,гыйбадәттә үткәрсә, аның да барча гөнаһлары гафу ителер дип әйтә”, - дип сөйләде вәгазен Камил Сәмигуллин.

Камил хәзрәт Сәмигуллин уразаның фарыз булуының хикмәтләрен ассызыклады: “Беренчедән, ул бирелгән нигъмәтләрдән шөкер итү чарасы, Раббыбыз “бәлки, сез шөкер итүчеләрдән булырсыз”, дип әйтә. Тагын бер нигъмәт – Раббыбыз фәкыйрьләргә мәрһәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә. Байларга ел буена ач торган фәкыйрьләрнең хәленә төшенергә ярдәм итә. Тагын бер хикмәт – саваплардан тыш, гәүдәне чистарту. Кайбер хасталыклардан саклау кебек, матди файдалар да бар. Пәйгамбәребез дә бер хәдисендә: “Ураза тотыгыз һәм сәламәт булыгыз, ураза тотсагыз, сәламәт булырсыз, иншааллаһ”, - диде. Тагын бер нигъмәт: ураза җенси теләкләрне тыя. Күзгә матур булып күренгән әйберләр җенси теләкне уята. Ач торганда исә, тыелып калып була”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Камил хәзрәт Сәмигуллин дин галимнәренең, ишаннарның уразаны өч өлешкә бүлеп карауларын искәртеп үтте: “Беренче дәрәҗә – гади кешеләрнең дәрәҗәсе – ашау, эчү һәм җенси якынлыктан тыелу. Икенче дәрәҗә – бөтен хәрәмнәрдән ваз кичү. Өченче дәрәҗә – Аллаһтан башка, барлык начар әйбердән тыелу”, - диде ул.

“Пәйгамбәребез: “Рамазан ае кергәндә җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, шайтаннар чылбырга бәйләнә”, - ди. Шуңа күрә дә без уразабызны җиңел тота алдык. Ә Рамазан аеннан соң алар азган хәлдә чыга, безгә бик авырга туры килә. Мәсәлән, Шәүвәл аенда алты көн ураза тотарга кирәк, ул Пәйгамбәребезнең сөннәте булып санала. Кеше “шайтан юк дип әйтәсез, ләкин шайтанның юклыгын сизми калдык” дип сорау бирергә мөмкин. Һәр кешедә шайтанның шәкерте булган нәфесебез бар. Ул бик тә тәкәббер. Раббыбыз нәфесне ач калдыргач кына, нәфесебез: “Син минем мәрһәбәтле Раббым, мин синең гаҗиз колың”, - дип җавап кайтара. Ягъни, нәфесебез уразадан бик курка, ул Рамазан ае вакытында гына тәрбияләнә ала”, - дип сөйләде Камил Сәмигуллин.

Мөселманнар Рамазан аенда Ураза тотканнан соң, җомга иртәсендә мәчетләргә җыелып намаз укый, аннары туганнары, якыннары белән бергә табыннарга утыра. Ураза гаете Россиянең һәр төбәгендә, сәгать поясына бәйле рәвештә, төрле вакытта уза. Ураза бәйрәм өч көн дәвам ителә. Татар халкында Ураза гаетендә табынга коймак пешерү гадәте бар, аны "Гает коймагы" дип тә атыйлар.

“Рамазан аена без нәфесләребезне тәрбияләдек, бергә уразалар тоттык, бергә ифтарларда һәм тәрафих намазларында катнаштык. Быел да Рамазан ае безне бергә җыйды, киләчәктә дә бергәләп җыелырга насыйп булсын”, - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие кайбер сорауларга ачыклык та кертте: “Халык арасында, имеш, ике гает арасында бәйрәм булмый, Корбан гаетенә кадәр никах укырга ярамый дигән төрле фикерләр йөри. Пәйгамбәребез Шәүвәл аеның алтынчы көнендә Гайшә анабызга никахлана, ягъни ике гает арасында бәйрәм була. Димәк, бу фикер дөрес түгел, җәмәгать”, - диде Камил хәзрәт.

“Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, йортларыгызга бәрәкәт килсен”, - дип котлады бәйрәм вәгазенә килгән халыкны Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Гает намазы ике рәкәгатьтән торды. Намаздан соң өч тапкыр тәкъбир әйтелде. Соңыннан, бәйрәм хотбәсе укылды.

Кырым, Адыгея, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачәй-Черкес республикаларында, шулай ук Татарстанда да Ураза бәйрәме ял көне. Рәсми мәгълүматлар буенча, илдә барлыгы 20 миллион мөселман яши, 7 меңнән артык мәчет һәм намаз кылу урыны бар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмга: "Ураза бәйрәме белән! Аллаһы ярдәме барыбызга да!" дип язган.

Казанда футбол чемпионаты узу сәбәпле, Ураза бәйрәмен Татарстанда билгеләп үткән туристлар да күп. Алар башлыча Колшәриф мәчетенең фотосын урнаштыра.

Фото: doamuslims

Татарлар Ураза гаетендә традицион рәвештә коймак пешерә. Шуңа күрә ватсап челтәре аша шушындыйрак фотолар юллыйлар.

Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин бик оригиналь рәвештә котлаган. Аның котлавы Башкортстанның ЮХИДИ Инстаграмына урнаштырылган. Тәлгат Таҗетдин юлларда аек йөрергә, куркынычсызлык каешларын эләктерергә өнди.

Айсылу Габдинова быел беренче тапкыр ураза тоткан, шуңа да бу бәйрәм аеруча кадерле икән аңа: "Ураза уй-гамәлләрне, куңелне чистарта, бераз моңсу да булып калды кебек ул тәмамлангач... Тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде! Табыннарыбыз мул, куңелләребез якты булсын!"

Фото: aisylu_gabdinova

Мөнир Рахмаев мохтаҗларга сәдака бирергә кирәклеген искәртә.


Фото: munir_rakhmaev_official

Аллаһы ризалыгына бирелгән фитр садакаларыбыз кабул булып, гөнаһларыбыз кичерелсен иде, дигән теләктә Марат Шәйбәков


Фото: maratshaibak

Азат Абитов ураза вакытында ризык капсаң, ике ай буе өстәмә ураза тотарга кирәклеге турында искәртеп котлаган.


Фото: azat_abitov

Ләйсән Мәхмүтова Зәмзәмия исемле ханымның фотоларын таратып котлый.



Фото: laismaxm


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100