“Быел да кортлар 22 июньдә агуланып үлде” – умартачыларны кем яклар?
22 июньдә Арча районының Шекә авылында бал кортлары үлгән. Әлеге җан ияләре җәй саен шушы бәлагә дучар була. Бал кортлары ел саен төрле район авылларында үлә. Моны булдырмас өчен берәр нәрсә эшләнәме?
“Кортлар икенче ел рәттән 22 июньдә агуланып үләләр”
22 июнь иртәсендә Нурулла Закировның бал кортлары үлә. Бу хакта безгә аның кызы Ләлә Шакирова хәбәр итте. Алар шунда ук 911 номеры буенча коткару хезмәтенә шалтыраткан, шуннан соң полиция бүлеге, ветеринария хезмәте, Россия кулланучылар күзәтчелеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм район администрациясе вәкилләре килеп җиткән.
23 июнь көнне дә Ләлә Шакирова комиссия кабул иткән, алар проба алырга килгән. Аны лабораториягә җибәрәсе булачак. Ләлә Шакирова хәзер инде кайларга нинди анализ тапшырырга икәнен белә, чөнки бал кортларының үлемен узган ел да башыннан кичергән.
Ләлә Шакирова видеосы.
“Узган елны да кортлар шушы ук 22 июнь көнне агуланды, шул ук хәл булды. Теге елны утыз көчле умарта бар иде, алар агуланып, быел ун көчлесе калган иде, егермесе көчсез иде. Алары да үлде инде, күбрәк көчле унысы кызганыч, аянычлысы шул булды”, - ди ул.
Быел тагын яңа кортлар алачаксызмы?
Хәзер яңаны алудан мәгънә бармы соң? Теге елны бер басудан агуланды кортлар, быел әйләнә-тирәдә биш басу, агулап торалар. Быелдан безнең кортлар калмый инде. Хәзер бетерәсе була, чөнки бернәрсә дә эшләп булмый.
Узган елны ярдәм күрсәтүче булдымы?
Юк, киресенчә, нәрсәгә тавыш чыгардыгыз, массакүләм матбугат чараларын чакырттыгыз дип бәйләнүчеләр булды. Безгә бары тик «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт абый ярдәм итте. Аларга бик зур рәхмәтле мин. Бераз акчалата да ярдәм иттеләр, кая, ничек мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлаттылар. Рухи яктан да алардан зур ярдәм булды, чөнки умарта корты ул – тормыш, яшәү рәвеше. Умартачы бит шуның белән яши, әти өчен дә, минем өчен дә зур стресс булды ул. Ун елдан артык без шуның белән яшибез. Без шушы кайгы белән күзгә күз калдык дигәндә, алар безгә ярдәм кулы сузды. “Сез үзегез генә түгел, без сезгә ярдәм итәбез, кайгырмагыз”, - диделәр. Бу бездә генә түгел бит, бөтен ил буенча шушы хәл. Мин төрле төркемнәрдә утырам, Красноярскида да, Башкортстанда да шушы проблема. Россиядә киң таралган проблема бу.
Агулыйбыз дигән хәбәр бирмәделәрме?
18 июнь көнне пестицид исемен язганнар, куркынычлык классын да, вакытын да хәбәр итмәгәннәр.
Алар сәгать төнге бердән иртәнге дүрткә, яки алтыга хәтле агулыйбыз дияргә мөмкин, ә чынлыкта алай эшләмиләр, без аны күрәбез бит, күршедәге тракторчы иртәнге дүрттә чыгып китә дә, җидедә кайта. Җидедә корт гөжләп оча инде, ә аларны умартада ябып кую дөрес түгел, ул бит эсседә пешеп үлә. Тракторчының гаебе юк инде, ул кушканны гына эшли, гаепләп әйтүем түгел.
Югалтуларны санап чыгаргач, күпме була?
Төгәл генә югалтуның нинди бәягә чыкканын билгеләп булмый, узган елны, яхшы бал ала торган елны без ким дигәндә 4-5 тонна бал югалттык.
Кортларын югалтучы умартачыларга нәрсә киңәш итә аласыз?
Бирешмәскә киңәш бирә алам. Теге елны йөреп нәтиҗәсе булмады. Быел инде әти нәрсәгә йөрисең ди, мин барыбер, бәлки, берәр нәтиҗәсе булыр дип йөрим. Ичмасам, комиссия килеп күрер, комиссиягә эш булды. 911 номерына шалтыраттык. Ул бит инде “Үләм, килегез” дигән хезмәт, монда бөтен хезмәтләрне аякка бастырып, капка төбенә тезгәннәр иде. Эшләгән начарлыкларын күрсеннәр өчен дә моны бпшкарырга кирәк. Без ул фермерларга каршы бернәрсә эшли алмыйбыз инде. Умартачыларга берләшергә кирәк, бәлки нәтиҗәсе булыр.
Узган елны да шулай ук комиссия килеп тикшердеме?
Шулай ук комиссия килде, аннары пробаларны лабораториягә җибәрдек, анда җибәрүдән мәгънә булмады, чөнки анда дүрт төрле проба җибәрәсе. Җибәрәсең дә, алар нинди пестицид эзләгәнне сорый. Лабораториядә тикшерүчеләргә безгә аграрий әйткән агу исемен әйттек, тапмадылар аны. Димәк, агу исемен безгә ялганлаганнар.
Бер кортны тикшертү уртача 600-800 сум, бер кортны ун төрле агуга тикшертергә теләсәм дә, күпме акча кирәк, ул агулар бит меңәрләгән төрле
“Без хәзер берсенә дә штраф сала алмыйбыз”
Россия авыл хуҗалгы күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин белән дә бу хакта сөйләштек.
Анализ алынырга тиешле өлешне лабораториягә тиз арада китерергә кирәк, 3-4 сәгать эчендә булса әйбәт. Шул ук көнне лабораториягә тапшырырга өлгермәсәләр, суыткычка куеп торырга кирәк, - дип аңлатты ул.
Лабораториядә әйтелгән пестицид табылмаса, димәк, ул агу я инде чыгып беткән, я фермерлар пестицид исемен алдап әйткән булып чыгамы?
Әйе, монда икесе дә була ала.
Бал кортлары өчен зыянлы агулар кулланучыларга карата нинди штрафлар каралган?
Без хәзер берсенә дә штраф сала алмыйбыз. М.Мишустин карары буенча, штраф салып булмый.
2022 елның 10 мартында эшмәкәрлекне тикшерүгә мораторий кабул ителде. Ул 2022 елның ахырына кадәр гамәлдә булачак, ягъни ел ахырына кадәр эшмәкәрләрнең эшчәнлеге планнан тыш тикшерелми.
Шулай да Идрис Гатин умартачыларга бал кортларының үлеме турында хәбәр итеп торырга киңәш итте.
Бездә җир күзәтчелеге бүлеге бар, анда хуҗалыклар теркәлгән һәм аларны кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торучылар да теркәлергә тиеш. Кайдан нинди гербицидлар кайткан, алар кайсы илдә чыккан – бөтен мәгълүмат шунда булырга тиеш.
Умартачыларга үзләре турында белешмәләрне күрсәтеп, безнең җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Теркәлгән хуҗалыкка шушы гербицид кайтканмы, әллә бүтән төрлесеме, шуларны белеп була. Ахыр чиктә, кортлар күпләп үлә башласа, планлаштырылмаган тикшерү оештырырга сорап, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Чөнки без закон буенча бернинди артык тикшерүләр дә үткәрә алмыйбыз, бары тик кеше сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаса гына прокуратура рөхсәт бирергә мөмкин.
Фермерларны да аңларга була, аларга уңыш кирәк. Шуңа умартачыларга хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар белән бергә киңәшләшеп эшләргә киңәш ителә.
“Миңа синең умартаң кирәкми, миңа иген кирәк”
«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин Арчадагы очрак быел инде беренчесе булмавын әйтте, Лениногорскида да бал кортлары үлеме очрагы булган.
Әле агулаулар алай каты башланмады бит. Төп агулаулар бер атнадан соң була. Шунда куркыныч период, - диде Шәүкәт Хәйруллин.
Шушы бер атна эчендә берәр нәрсә эшләнәчәкме, бәлки агрономнар белән берәр сөйләшүләр?
Бернәрсә эшләнмәячәк, беркемгә бернәрсә кирәкми. Авыл хуҗалыгы министрлыгында җыелыш саен әйтәләр инде, агуламагыз, тегеләй итмәгез, болай итмәгез дип торалар. Алар аны тыңламый. Аннары аларның агулары алынган инде, көздән үк алып куялар аны.
Арчадагы хәл – агрономның наданлыгы. Бу кеше бит былтыр да агулаган. Быел нәкъ шушы “Северный” дигән хуҗалык яңадан шушы ук кешенең умарталарын агулады. Бу инде начарлык белән түгел, бары тик наданлык белән эшләнгән эштер.
Умартачыларга шушы агулау вакытында нишләргә киңәш итә аласыз?
Үзеңнең умарталык янында нәрсә чәчелгәнен белергә, агрономнар белән күрешеп, кайчан, нинди препаратлар белән агулыйлар икәнен белешергә кирәк. Синең умартаң анда торганын әйтеп кисәтергә, сак булсыннар дип әйтергә.
Әгәр агулауга көндез чыгалар икән, берничә умартачы җыелып чыгып, туктатырга кирәк. Видеога төшерегез, яздырыгыз да безгә җибәрегез. Умартачы үзе актив булырга тиеш, бүгенге көндә кемдер килеп мине яклар дип көтеп торып булмый, чөнки надан агрономнар, саранланып арзангарак көчлерәк препаратлар алучылар бар. “Миңа синең умартаң кирәкми, миңа иген кирәк”, - диләр. Шундый кешеләрне туктатмыйча булмый. Менә хәзер 911 телефонына шалтырату эффектив булды. Арчада шалтыраттылар, шунда ук бөтен күзәтчелек органнары килеп җиткән.
“Сары казаяк серкәсе бал кортлары өчен агулы”
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына кергән “Татарстан Республикасының Аквакультура һәм умартачылык идарәсе” дәүләт бюджет оешмасы быел апрель аенда бетерелгән иде. Әлеге ведомствода генераль директор булып торган Марат Миңнебаев белән дә элемтәгә кердек.
Оешма бетүе умартачылар өчен югалтумы, аларга ярдәм күрсәтүче булачакмы?
Хәзер бөтен вәкаләтләр районнардагы авыл хуҗалыклары идарәләрендә, - диде ул.
Шулай ук Марат Миңнебаев кортларның агулануында тагын бер сәбәп булырга мөмкин икәнен аңлатты.
Бүген мин Мәскәүдә Тимирязев исемендәге университетта умартачылык кафедрасында профессорлар белән бу хакта сөйләштем. Хәзер сары казаяк (лютик) чәчәк ата, ә ул бал кортлары өчен агулы. Рапс әле чәчәк атмый, кортлар сары казаяк серкәсеннән дә үлгән булырга мөмкин.
Кабат Ләлә Шакирова белән сөйләштек, ул якын тирәдә казаяклар үсмәвен әйтте.