Быел бердәм дәүләт имтиханнары графигы үзгәргән. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы урынбасары Минзәлия Закирова белдерүенчә, 2026 елда имтиханнар 1 июньнән соң гына үткәреләчәк. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Элек БДИ соңгы кыңгыраудан соң ук, май азагында башлана иде.
Төп чор расписаниесе:
- 1 июнь – тарих, әдәбият, химия
- 4 июнь – рус теле
- 8 июнь – математика (база һәм профиль)
- 11 июнь – җәмгыять белеме, физика
- 15 июнь – биология, география, чит телләр (язма өлеш)
- 18–19 июнь – чит телләр (телдән өлеш), информатика
- 22–25 июнь – резерв көннәр
- 8–9 июль – теләк буенча бер фәнне кабат тапшыру мөмкинлеге
9 сыйныфлар өчен гомуми дәүләт имтиханы да график буенча үткәреләчәк: төп чор – 2 июньнән 6 июльгә кадәр.