Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Быел балның сыйфаты нык яхшы» - тәҗрибәле умартачылар уңышлары турында

«Татар-информ» хәбәрчесе умартачылардан сораштыру үткәрде. Алар быелгы уңыш, эшләренең үзенчәлекләре, умартачыларның бу сезондагы проблемалары турында сөйләделәр.

news_top_970_100
«Быел балның сыйфаты нык яхшы» - тәҗрибәле умартачылар уңышлары турында
Зариповларның шәхси архивыннан

«Бал кортлары — чисталыкны яратучы бөҗәкләр»

Мөдәррис Сәләхиев, Балык Бистәсе районы, Балтач авылы:

Бал кортларын 1990 елда карый башладым. Миңа бүләк итеп, ике умарта кайтарганнар иде, шуннан әлеге эш белән кызыксынып киттем. Күп тырышлыклар нәтиҗәсендә, бу эшне хәзерге көнгәчә алып барам.

Быелгы бал уңышы яхшы булырга охшаган. Кышны кортлар яхшы чыктылар. Яз көне һава торышы бик үк уңай булмау сәбәпле, алар үрчи алмады. Барыбер, Ходай кушып, көннәр яхшырды. Җәй җылы, кояшлы, чәчәкле булды. Быел зур проблемалар белән очрашмадык.

Сыйфатына килгәндә, бал бик яхшы. Умарталыгыбыз урманда, кортлар балны кыр, юкә чәчәкләреннән җыялар.

Күп еллар умартачылык белән шөгыльләнгәнлектән, балны сатып ала торган үз клиентларыбыз бар.

Умартачылык белән шөгыльләнү — күп көч һәм игътибар таләп итә торган шөгыль. Яз көне ачык һавага чыгарып куйганнан башлап, кышлату чорына кертүгә кадәр һәр эшне вакытында башкарырга кирәк. Мәсәлән, вакытында умартасын юарга, рамнарын өстәп торырга кушыла. Аеру сезонында кортларны да саклап тору мөһим. Әле кортларның яңа төр авырулары барлыкка килеп тора. Яз-көз айларында шул авыруларга каршы көрәшеп алырга кирәк. Мәшәкате булса да, бал кортларының безелдәгән тавышын ишетү — күңелгә рәхәтлек, аларның мәш килеп эшләгәнен күрү алга таба тырышырга көч бирә.

Балны мең төрле авыруга дәва дип әйтәләр. Аерым менә бу авыруны дәвалыйбыз дип кулланганыбыз юк. Бал кулланмыйча калган бер генә көнем дә юк, хәтта кофены да бал белән эчәм. Кортлар бал гына түгел, башка файдалы чимал да бирә: прополис, балавыз, перга. Алардан да төрле мазьлар, төнәтмәләр ясыйбыз.

Бал кортлары — чисталыкны яратучы бөҗәкләр. Әз генә ят исне дә яратмыйлар, мәсәлән, хушбуй, тәмәке исен. Шулай ук алар төсләргә дә бик таләпчән: кызыл һәм кара төсне ошатмыйлар. Ачык төсләргә өстенлек бирәләр.

«Бал кортлары җитештергән һәр ризык шифалы»

Илсөя һәм Нурислам Зариповлар, Лаеш районы, Кече Елга авылы:

Умартачылык белән Ишморза бабабыз, аннан Мәҗит, Зариф, Баһау бабаларыбыз, әтиебез Борһан шөгыльләнгән. Без — алтынчы буын умартачылар. Җиде баладан бишебез (4 малай, 1 кыз) профессиональ рәвештә умартачылык белән шөгыльләнә.

Әлегә уңыш турында нәрсәдер әйтергә иртәрәк. Июль ае җылы көннәре һәм төннәре белән яхшы булды. Август узган елгы кебек яңгырлы булмасын иде. Гомумән алганда, без канәгать. Аллаһ Тәгалә булганына бәрәкәт бирсен.

Балны сата башладык. Җәй башыннан бирле аптырата башлаучы, еллар белән сыналган үз клиентларыбыз ала. Яңалары да ел саен өстәлеп тора. Яңа сатып алучылар табуда социаль челтәрләрнең һәм төрле ярминкәләрнең өлеше зур.

Үз эшеңне яратып эшләгәндә, килеп чыккан авырлыкларга бик игътибар итмисең. Һәр чоры үзенчә күңелле. Язын кортларны чыгаргач, исәнлекләренә сөенәсең, умарталыкның җанланып китүе бик күңелле. Июнь ае буе иртәнге җидедән кизү тору, аерган күчләрне яңа ояларга ябу, июль аенда үлчәүнең көнлек күпме артуын күзәтү, августта уңышны җыеп, умарталарны кышка әзерләү, октябрь азагында кышкылыкка кертеп, Аллага шөкер, киләсе елларны да күрергә язсын дип сөенү — олы бәхет.

Һәр нәрсәне артык куллану зыянлы булган кебек, балны да чама белән ашау мәслихәт. Коръәндә һәм Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә файдасы турында әйтелгән икән, шикләнергә урын юк. Бал кортлары җитештергән һәр ризык шифалы. Бал, чаршын (перга), кәрәз, тома балавыз (прополис), чәчәк серкәсе (пыльца) — боларның барысын да шифа нияте белән кулланырга мөмкин.

Быел май һәм июнь айларының салкын килүе бал кортлары өчен уңай булмаса да, июль ае безне сөендерде. Агулану очраклары, шөкер, узган ел да, быел да безне урап узды. Лаеш районында умартачылар һәм агрономнар тыгыз элемтәдә эшлибез. Шуңа күрә проблема килеп чыкканчы ук чишелеш табыла.

Бал кортлары — гаҗәеп бөҗәкләр. Өйрәнгән саен күбрәк гашыйк буласың, гаҗәпләнәсең аларга. Аллаһ Тәгаләнең могҗизаларына күбрәк ышанасың. «Бал кортлары» сүрәсен җентекләп, бөтен нечкәлекләре белән өйрәнергә максат куйдык әле үзебезгә.

«Швейцария, Израильгә дә балыбызны күчтәнәч итеп җибәрдек»

Рамил Хуҗин, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы:

Умартачылык белән минем Фәттах бабай (әбиемнең әтисе), аннан соң аның кызы — Латыйфа әбием, аннары Мирсияф әткәй шөгыльләнгәннәр. Алар үзләренең генә умарталарын түгел, колхоз умарталарын да караганнар. Әткәй бал кортларын караганда, мин дә кызыксынып киттем. Балалар бакчасына йөргәндә үк, әткәй минем кулга күрек тоттырды. Умартага буем җитмәгәнлектән, кортлар миңа күренми, кызыгы калмый иде, шуңа күрә әткәй аяк астына куярга кечкенә эскәмия ясап бирде. Менә шулай итеп бал кортларын карап үстем һәм хәзерге көндә дә, Аллага шөкер, карыйм.

Уңыш турында төгәл әйтеп булмый, ләкин былтыргыга караганда әйбәтрәк булырга тиеш. Бар нәрсә дә Аллаһы Тәгалә кодрәтендә. Сыйфатына килгәндә, балның сыйфаты яхшы, куе, тәмле.

Умартаны без күбрәк туганнарыбыз, үзебез өчен тотабыз. Артып калганын сатабыз да. Гадәттә, балны һәр елны үз клиентларыбыз ала. Быел да сораучылар күп. Әткәй безнең бал бөтен дөнья буйлап йөрде дип сөйли иде. Петербург, Мәскәү, Белоруссия, хәтта Швейцария, Израильгә дә балыбызны күчтәнәч итеп җибәрдек, диде. Бер алганнар бездән балны ел саен ала.

Быел бал кортларын берүзем карадым, шунысы гына кыенрак булды. Улым Илшат белән карый идем, бу юлы ул кайта алмады. Берүзең булганда җитешеп булмый, каты итеп чагалар.

Умартада кортлар булып, очып, бал ташысалар — бик күңелле. Аларның тишектән чыгып, кая барганын, нишләгәнен, ничаклы бал алып кайтканын сәгатьләр буе карап торырга да риза мин. Бал кортларын күзәтү рәхәтлек бирә, тынычландыра, үзенә күрә бер терапия.

Умарталарны урманга илтәм. Бал — иң файдалы ризык. Гомер буе бал ашаган кеше чирнең нәрсә икәнен белми диярлек. Өстәлебездән балның өзелгәне юк.

Әткәй ел саен кортларга билен чактыра иде, икенче төрле әйткәндә, иглотерапия бу. Кортлар массажы була инде. Менә шуның һәрвакытта да файдасын күрә иде. Ә Латыйфа әби корт караган вакытта гел прополис суырып йөргән. Әле 90 яшендә дә ул бал кортлары белән кызыксына иде.

Прополисны спиртка салып куеп, дәвалану максатларыннан файдаланалар. Кешеләр аны күп сорыйлар.

Табигатькә берничек тә каршы барып булмый. Гел яңгырга китсә, әлбәттә, ул чәчәктәге балларны юып төшерә. Артык кызу көннәр дә умарта кортларына бал җыю өчен уңайлы түгел. Табигать ничек бирә инде. Барысы да шуннан тора. Без умартачылар белән аралашып эшлибез, интернеттан да шактый гына мәгълүмат алам. Быел күрше Пиләмеш авылы умартачылары аюдан зыян күрүләрен әйттеләр. Аю 3-4 умарталарын туздырган. Умартачылар төнлә умарталыкны саклыйлар. Тавышка машина фарасын яндырсалар, аю килгәнен күргәннәр. Умартаны аударган аю һәм умартачылар беркадәр бер-берсенә карашып торгач, аю китеп барган. Шуннан бирле әле күренгәне юк, дип сөйләделәр.

Бал кортлары — бик тә үзенчәлекле бөҗәкләр. Аларны күзәткән саен, гаҗәпләнәсең, шаккатасың. Юкка гына, бал кортлары бетсә, дөнья бетә дип әйтелмәгәндер. Бал кортларын күпме генә өйрәнсәң дә, аларны өйрәнеп бетерә алмассың. 

«Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды»

Мөхәммәтйосып Гыйльфанов, Мамадыш районы, Түбән Ушма авылы:

Умартачылык белән шөгыльләнергә 2000 елларда тотынган идем. Балның бөтен нәрсәсе файдалы бит. Беренче елны ук үз бәясен каплады ул. Икенчедән, ул вакытларда авыл хуҗалыгында урлау дигән нәрсә булды. Ә монда алып куйдың, урлыйсы түгел, бары тик барлыйсы гына. Мин бигрәк тә шул яктан чыгып, шушы эшкә тотындым. Бал алып кайталар, аларны карыйсың һәм нәтиҗәсе дә була. Ул елларда мин генә түгел, бөтен авыл халкы умартачылыкка тотынды.

Ләкин тора-бара ул әкренләп сүлпәнәя барды. Кайсыбер елларны балны алучы булмый. «Ал әле», — дип ялынып йөрисең, менә шул вакытта күп кеше бүтән тармакка кереп китте. Һәм күпләрнең умартасы бетте. Ә мин, авырлык белән тапкач, адәм көлкесенә каласы килми дип, умарталарны бетермәдем. Минем умарталар 17 башка кадәр җиткән иде. Чит кеше сүзенә карап, профилактиканы дөрес үткәрмәгәнгә, иң көчле ояларым үлде. Хәзер инде интернеттан карап эш йөртәм. Анда барысын да өйрәтәләр, бик рәхәт. Әллә нинди белгечләрнең файдалы киңәшләрен табып була. Ә безнең авылда хәрби сер шикелле сакладылар аны, әйтмәделәр, өйрәтмәделәр. Күрәсең, конкурент булмасын диптер инде.

Быел, Аллага шөкер, бал бик әйбәт. Табыш булыр дип уйлыйм.

Башта балны сатарга клиентлар эзләп йөри идем, хәзер инде балалар үстеләр, аларга да кирәк. Аннары балны без бүләк, күчтәнәч итеп алып барабыз. Кешеләр бик шатланалар. 

Бу эштә авыр чаклар да булгалый. Чит-ят ис килгәнне алар бер дә яратмыйлар. Беренче елларда, перчаткаларым булмау сәбәпле, мотоциклда йөри торган перчатка белән бал кортларын карарга килгән идем. Шуннан күрдем инде кирәген. Кая керергә белмәдем. Бакча янында гына печәнем бар иде, печән арасына да, суга да кереп карадым. Кортлар мине өч көн яннарына китермәделәр, ишегалдына чыга алмаслык булдым. Мотоцикл перчаткасыннан бензин, май исе килгәндер инде.

Бал кортларын карау — җанга сихәт бирә торган эш ул. Бигрәк тә аларның табыш алып кайткан вакыты күңелле. Шундый тәмле исләр килә инде, оя эче, әйтерсең, хуш исләр вентиляциясе. Искиткеч инде. Яздан көзгә чаклы булган хезмәтеңне, табышыңны күрү — бәхет. Әгәр дә табыш булса, бигрәк рәхәт инде, кәрәзләрен япкан булсалар, аннан да күңеллесе юк. 

Бал бик файдалы ризык санала. Мин прополисларын җыеп, кышкы суыкта әйбәтләп уып, балга да салам. Аннары чаршынын да, кәрәзен дә балга кушып ашыйбыз. Аларны сатмаска тырышам. Алар — табигый дәва. Бигрәк тә прополисларны акчага кызыгып сатасы килми. Ана сөтен кулланганым юк, чөнки печән вакытына туры килә, вакытым калмый. Кешеләр аны да файдалана, ә кайберәүләр ата корт личинкаларын чистартып, аларны да кулланалар, аның кәрәзе зуррак була. Аннары Кытайдан кергән өстәмә ана казаннарын рамнарга урнаштырып, ана сөтен җыючылар, аның белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Минем төп юнәлеш трактор белән бәйле булгач, бал миңа өстәмә табыш кына.

Хатыным Әминә белән картлык көндә бик чирләмәскә, хастаханәгә йөрмәскә, бөтен нәрсәне шушы умартадан алып дәваланырга тырышабыз. Хәзер иске рамнардан балавызлар да җыеп кайнатырга кирәк әле. Аларны кайнатмасаң, көяли башлыйлар. Һәрбер нәрсәне соңармыйча вакытында эшләргә кирәк инде. Соңарганны яратмыйм. Яхшы әйбер тик ятмый, диләр бит.

Табигатькә килгәндә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуды. Бик яхшы һава торышы булды быел. Юкә чәчәге генә бик тиз коелды.

Бал кортларын карап, саклап тоту зарур. Кырмыскалардан, пәрәвезләрдән һәм көяләрдән сакларга кирәк.

«Бал кортлары булмаса, дөнья бетәчәк»

Ринат Газизов, Әлмәт районы, Тайсуган авылы:

Умартачылык белән шөгыльләнүемә ун еллап бар. Без башта Себердә эшләдек, аннан кайткач, умарта тота башладым. Минем әти колхоз умартачысы иде. Бәләкәй чактан ук умарталар янында кайнашып үстек.

Быел бер умартадан балны аерып алдым инде. Бал бик тәмле, яхшы.

Үзем балны күпчеоек бүләк итәм, туганнарга өләшәм. Калганнарын арзан гына бәяләргә саткаларга туры килде. Хәзер инде сату бик юк. Былтыр рапсны агулап, умарталарыбыз үлеп бетте.

Бал кортларын караганда иң авыры — берүзең карау. Минем ярдәмчем юк, тормыш иптәшем умарталар янына барырга курка, аның аллергия.

Күңелле вакытлар бал аертканда була. Арып-талып булса да, берүзем балны алып, пичәтен ачып, аертып, кул белән әйләндереп ләззәтләнәм. Аннары иртә-кич кортларның очканнарын карап утырам. Аларның балны ничек ташыганнарын, очканнарын, эшләгәннәрен карау бик күңелле. Рамны күтәреп алып, аларның тыз-быз йөгерешеп йөргәннәрен карыйм. Кызык алар. Бу минем хобби, бал сатыйм дип тырышмыйм. Бик кызык эш ул. Ләкин хәзер картайдык, хәл дә юк, шуңа күрә инде быел үрчетмәдек.

Пәйгамбәребез бал бөтен чиргә дә дәва, аны күп итеп ашагыз дип әйтеп калдырган. Әмма «Жить здорово» тапшыруы алып баручысы Малышеваның сүзләре миңа ошамады. Бал, имеш, файдалы түгел, симертә. Дөрес түгел!

Балавыз, прополис, перга, корт чагу — барысы да файдага гына. Прополисны авырткан буыннарга сөртү бик файдалы. Рамнар өстендәге прополислы чүпрәкне кешеләр авырткан билләренә бәйләп йөриләр. Спиртлы төнәтмәсен ревматизмнан файдаланалар. Ә балны ашарга кирәк, ул теләсә кайсы чирдән булыша.

Быел башта суык иде, аннары бик кызу булды, әмма кортлар бал җыйдылар, Аллага шөкер. Уңыш начар булды дип әйтеп булмый. Кырда чәчкә күп, кортлар әйбәт очалар.

Иң мөһим проблема безнең авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән бәйле. Алар басу-кырларны агулап, кортларны бетереп торалар.

Бал кортлары бөтен дөньяны тотып торалар, чәчкәләрне серкәләндерәләр. Бал кортлары булмаса, дөнья бетәчәк.

«Быел балның сыйфаты нык яхшы»

Ленар Нурышев, Яр Чаллы шәһәре:

Умартачылык белән мәктәп елларыннан — 1994 еллардан бирле шөгыльләнәм.

Быел балның сыйфаты нык яхшыга охшаган. Теге елдагыдан бер дүрт мәртәбә әйбәтрәк.

Чаллыда клиентларым бар, шулай бал сатылып бетә инде.

Бал кортларын карау — җиңел эш түгел. Кызу вакытта тирләтә. Кайвакыт кортлар агрессив булалар һәм чагалар. Июль аенда алар тыныч. Яз көне чакмыйлар, карарга бик рәхәт. Ә бал суыртканда, көзгә таба алар усал. Барыбер эшләп торырга кирәк, утырып торып булмый.

Минем өчен иң күңеллесе — бал кортлары күргәзмәсе. Икенче момент - бал аертканда рәхәт. Ә инде тулысынча пичәтләгән рамнарны алгандагы кичерешләрне әйтеп бетерерлек түгел. Тагын иң соңгы очыш 20 октябрьләрдән соң булса, ул да сөендерә.

Бал — тынычландыра торган продукт. Прополис - яхшы антисептик. Май белән катыштырып ясасаң, куллар ярылганнан, ютәлдән булыша. Бал үзе дә антисептик санала.

Миңа Әгерҗе районыннан Леонид исемле умартачы умарталыгында аю йөргәнен әйтте. Бу, әлбәттә, кыенлык тудыра. Урманда бал кортларын караганда чебен-черки усал - анысы бар. Ә быелгы һава торышы кортлар өчен яхшы булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100