Быел баланы мәктәпкә җыю бәяләре: әсбаплар – 5500 сум, кәчтүм-чалбар – 6500 сумга кадәр
Балаларны мәктәпкә әзерләү вакыты. 2023 елда башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпкә әзерләү әти-әниләргә саллы гына суммага төшәчәк.
Малайлар өчен форма
Укучы малайлар өчен классик костюмнар (чалбар, пиджак) быел якынча 3200 сумнан 6500 сумга кадәр тора. Бәяләр товарның кайда җитештерелгән булуына да карый. Жилет һәм чалбардан торган костюмнар 2600 сум тора. Кибетләрдә шул ук җитештерүчедән алмашка тагын чалбар алырга киңәш итәләр, чөнки чалбарлар тиз туза. Малайлар өчен чалбарларның бәясе якынча 1500 сум. Кнопкалы күлмәкләр – 1100, ә сәдәфлеләре – 950 сум тора. Салкын вакытта кияргә трикотаж жилетлар һәм кардиганнар да бар, аны да күпләр 1 сентябрьгә үк алып куя. Жилет, кардиган – 950-1100 сум, галстук – 300, мәктәп эмблемасы чиктерү 200 сум бәяләнә.
Кызлар өчен форма
Кече сыйныфларда укучы кызлар гадәттә сарафан кия. Ул кече яшьтәге укучылар өчен иң уңайлы кием булып санала. Сарафаннарны 1900 сумнан 2400 сумга кадәр саталар. Блузкалар 1100 сум тора. Кайбер мәктәпләрдә кызлар күлмәк һәм алъяпкыч кия. Төрле модельдәге, зәңгәр һәм соры төстәге күлмәкләр 1600 сумнан, алъяпкычлар 850 сумнан башлана. Чалбарлы аерым костюмнар – 1100-1600 сум. Сарафанны индивидуаль тектерү 2800 сумга төшәчәк.
Кызлар өчен галстуклар 200-240, мәктәп эмблемасы төшерелгән шевроннар 150-200 сумга сатыла.
Спорт киеме
Спорт киеме (ветровка, чалбар) – 2000, футболка – 300-500, мәктәп эмблемасы төшерелгән спорт футболкасы – 750, шортиклар 500 сум бәяләнә. Кроссовкалар – 1000 сум тора.
Алмаш аяк киеме
Кызлар өчен «лодочка» туфлиләр, малайлар өчен ботинкалар якынча 1500 сумга төшә. Алмашка йомшак аяк киеме 1000 сумга кадәр. Аяк киеме салып йөри торган сумка – 300 сум.
Мәктәп сумкасы
Мәктәп букчаларының бәяләре 1500 сумнан башлана, уртача бәя – 3500 сум.
Нәтиҗә
Малайлар өчен 4000 меңгә (костюм) форма, 2200 сумга ике күлмәк, 600 сумга ике галстук, 1500 сумга алмаш чалбар, 200 сумга мәктәп эмблемасы чиктерү – тулаем алганда 8500 сумга төшә.
Кызлар өчен 2300 сумга сарафан, 2200 сумга ике блузка, 1000 сумга итәк, 1200 сумга чалбар, 500 сумга ике пар колготки, 200 сумга галстук, 200 сумга эмблема чиктерү – 7600 сумга төшә.
Спорт формасы: ветровка һәм чалбар – 2000 сум, 300 сумга футболка, 500 сумга шортик, 1000 сумга кроссовки – 3800 сум була.
Аяк киеме: туфли 1500 сум, алмашка йомшак аяк киеме – 1000, аяк киеме салып йөри торган биштәр – 300. Барысы бергә 2800 сумга төшә.
Беренче чиратта кирәкле булган канцелярия товарлары якынча 3000 сум, мәктәп сумкасы – 2500 сум. Барысы бергә – 5500 сумга чыга.
Быел 1нче сыйныфка баручы укучыны мәктәпкә әзерләү әти-әниләргә якынча 20 меңгә төшәчәк, дип санап чыгарган «Челнинские известия» газетасы.