Быел бәрәңге утырту өчен иң оптималь вакытны метеорологлар әйткән. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.
Май бәйрәмнәрендә күп кеше бакчада җыештыру, теплицаларны төзекләндерү белән шөгыльләнә. Халык шушы ун көнлектә бәрәңге утыртып куярга да тырыша.
Ләкин синоптиклар моның белән килешми. Быел бәрәңгене майның икенче ункөнлегендә утырту хәерле булыр. Май башында әле кырау төшү ихтималы бар, диелгән бу хәбәрдә.