Анапа һәм Краснодар краеның Темрюк районындагы пляжлар мазутның кабат агып чыгуы аркасында җәйге ял өчен куркынычсызлык таләпләренә туры килми. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова туристлык сезонына әзерлек буенча брифингта әйтте, дип хәбәр итә ТАСС.
«Анапаның 141 пляжы һәм Темрюкның 9 пляжы пычрану дәрәҗәсе буенча санитария-гигиена нормаларына туры килми, һәм бүгенге көндә җәйге сәламәтләндерү кампанияләре өчен файдаланыла алмыйлар», – диде Попова.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, эчә торган суның, туклану продуктларының һәм атмосфера һавасының сыйфаты барлык таләпләргә туры килә, шуңа күрә Анапага пляж һәм диңгез суын файдаланмаган очракта ял итәргә барып була.
Роспотребнадзор бу зонада тикшеренүләр үткәрүне дәвам итәчәк, дип өстәде ведомство башлыгы.