news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Быел җәй кемнәргә пенсия арттыралар?

news_top

2025 ел җәендә пенсия түләүләре берничә этапта арттырылачак. Бу турыда РИА «Новости» профессор Вадим Виноградов сүзләренә сылтама белән яза.

Май аенда 80 яшь тулган пенсионерларның иминият пенсиянә 2 тапкыр арттырылган түләү өстәлә, ул ай саен 8 907 сум 70 тиен була. Бу пенсионерларга рәсми тәрбия оештырырга кирәк булса, әлеге акчага тагын 1 314 сум өстәлә.

Майда беренче төркем инвалидлык билгеләнгән кешеләр пенсиясенә дә шундый ук өстәмә көтелә.

«Шунысын билгеләргә кирәк, өстәмә түләү бер нигез буенча гына – 80 яшь тулу яки инвалидлык алу буенча гына билгеләнә», – ди белгеч.

1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсиясен, 2024 елда туплаган балларына карап, яңадан исәплиләр. Шулай ук моңа хокукы булган һәм 1 апрельдән 30 июньгә кадәр гариза биргән булсалар, күмер сәнәгатендә эшләүчеләр, гражданнар авиациясе хезмәткәрләренең пенсияләре дә арта.

Яңадан исәпләүләрнең күпчелек өлеше автомат рәвештә эшләнә, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар