Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел җәй иртә киләме, әллә соңлыймы? – синоптиклар фаразы

news_top_970_100

2025 елда Россиядә җәй иртә киләчәк. Бу турыда «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов әйткән. 360.ru порталы шулай дип яза.

«2025 елда җәй иртәрәк киләчәк, дип уйлап була. Шундый тенденция бар – елдан-ел җәйге чор дәвамлылыгы арта», – ди Шувалов.

Аның сүзләренчә, «быел җәй салкын булу ихтималы 30 процент, калган шанслар – нормаль яки эссе җәй. Экстремаль күренешләр турында кыска сроклы фаразларда гына әйтеп була».

Шувалов искәрткәнчә, хәзер озак вакытка фаразлар хаталы да булырга мөмкин. Чөнки элек безнең илдә мондый җылы кышлар юк иде. Соңгы дистә елларда Россия территориясендә экстремаль һава торышы вакыйгалары 25 процентка артты, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100