Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел җәй эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта

news_top_970_100
Быел җәй эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта
Фото: © «Татар-информ»

2025 елның августында эшләүче пенсионерларның пенсияләре артачак. Өстәмә узган елда тупланган пенсия баллары нигезендә исәпләнәчәк. Максималь өстәмә түләү 437 сум тәшкил итәчәк, дип сөйләде юрист Елена Кузнецова. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ул аңлатканча, түләү суммасы пенсиянең хәзерге күләменә түгел, ә эшләүче пенсионерлар эшкә урнашмыйча алган түләүләргә бәйле.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның гыйнварыннан Россия Федерациясендә эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан индексацияләнә башлады. Өстәмә түләү инфляциягә бәйле (2024 елда – 9,5 процент).

Моннан тыш, августта элеккеге очучыларга һәм шахтерларга өстәмә түләүләрне төзәтәчәкләр.

Шулай ук 80 яшь тулган россиялеләр өчен пенсиянең иминият өлеше 2 тапкырга артачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100