Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел 9 сыйныф укучылары ОГЭны кайчан тапшырачак?

Мәктәп укучылары рус теле һәм математикадан гына имтихан бирәчәк.

news_top_970_100
Быел 9 сыйныф укучылары ОГЭны кайчан тапшырачак?
Илнар Төхбәтов

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 9 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа расписаниесен әзерләде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза. 

Бу проект буенча, ОГЭның төп этабы 8 июньнән 31 июльгә кадәр үтәчәк. Төбәк башкарма хакимияте органнары рус теле һәм математика буенча имтиханнарның төп һәм резерв срокларын шушы чор кысасында үзләре билгели ала дип белдерелә. Быел сайланма фәннәр буенча ОГЭ булмаячак. 

Резерв срокларда ОГЭны тапшыра алмаган яки мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнарда начар нәтиҗәләр алган укучылар аларны өстәмә вакытта, сентябрьдә тапшыра ала. 4 сентябрьдә рус теленнән, 7 сентябрьдә математикадан өстәмә имтихан уздыру планлаштырыла. Өстәмә вакытта имтиханнар уздыру өчен резерв көннәр: 14 сентябрьдә — рус теле, 15 сентябрьдә — математика, 18 сентябрьдә — рус теле һәм математика. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100