Россия федерациясенең хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте искәрткәнчә, быел 31 декабрь эш көне булачак. Шуннан соң ил халкын сигез көнлек яллар көтә.
"Быел 31 декабрь сишәмбе көнгә туры килә, бу эш көне булачак", - диелә Роструд хәбәрендә.
Яңа ел яллары 1нче гыйнварда башланачак һәм сигезенә дә кадәр дәвам итәчәк. Узган ел исә без 30 декабрьдә үк ял итә башлаган идек һәм 8нче гыйнварга кадәр ял иттек.
Ә 2-4 ноябрь көннәрендә, Халык бердәмлеге бәйрәме уңаеннан, безне шулай ук яллар көтә.