Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Быел 19 яшь тулыр иде». Чаллыда нәни Василисаны вәхшиләрчә үтерүгә 10 ел тулды

news_top_970_100
«Быел 19 яшь тулыр иде». Чаллыда нәни Василисаны вәхшиләрчә үтерүгә 10 ел тулды
Василисаны соңгы юлга бөтен шәһәр халкы озата, 2013 ел, 2 февраль
https://chelny-izvest.ru/

Чаллыда моннан нәкъ 10 ел элек 2 февральдә мәктәптә укучы Василиса исемле кызны вәхшиләрчә үтерделәр. 2023 елда аңа 19 яшь тулган булыр иде. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Василисаны үтерүчене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул Оренбург өлкәсендәге аеруча режимлы «Черный дельфин» колониясендә утыра.

Әлеге фаҗига шәһәрнең эзләүче волонтерларын берләштерә. Алар арасында булган Екатерина Денисенко «Челны Поиск «Василиса» төркеме администраторы була. 

«Битараф булмаган шәһәр халкы армый-талмый төрле юнәлештә эзләде, кар-буранга, җилгә, салкынга карамады. Авылларда билдән кар ерып йөрергә туры килде. Кар тулмасын өчен, итек һәм ботинкаларны скотч белән бәйләп куя идек. Юл кырыенда машинаны кар күмеп киткәч, ир-атлар аны күтәреп алып чыкты», – дип искә ала Екатерина.

Хәзер төркемдә төп 12 волонтер бар. «Хәзер без эзләүгә сирәк чыгабыз, интернет бар, челтәр яхшы нәтиҗә бирә», – ди ул.

Моңа кадәр «Интертат» хәбәр иткәнчә, фаҗига 2013 елның 2 февралендә була. 7 балалы гаиләдә яшәгән Василиса 2нче класста укый. Кич хореография түгәрәгеннән кайтып барганда, ул югала. Ул 4ләр тирәсендә югала, 8дә әниләре полициягә мөрәҗәгать итә. Кыз җир асты юлы янында югалган булып чыга. Бераздан кызның сумкасы, киемнәре табыла.

4 февральдә таныш түгел автомобильне өстерәтеп чыгарган тракторчы да ачыклана. «Шевроле Нива» автомобилендә бер кыз утырган була. Тракторчы машина йөртүчедән кызның ни өчен йөзе кара көйгән булуын сорый. «Мәктәптә сугышкан», – дип җавап бирә «Шевроле Нива» йөртүчесе.

Трактор йөртүче сүзләреннән чыгып, машина йөртүченең фотороботы ясала, аны автосервистагылар таный. Кызның мәктәп дневнигындагы бармак эзләре буенча җинаятьчене ачыклыйлар. 4 февральдә үтерүче – Үзбәкстаннан килгән 30 яшьлек Фаррух Ташбаев кулга алына. Аның автомобилендә кызның чәчләре табыла. 6 февральдә ул кызның мәетен ташлаган урынны – Чаллыдан 70 км ераклыктагы ермакны күрсәтә. Кыз көчләп һәм аркасына пычак кадап үтерелгән була. Югары суд Ташбаевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итә һәм Оренбург өлкәсендәге «Кара дельфин» колониясенә озаталар. Ул гаебен танымый, әлегә кадәр үзен аклауларын сорап хатлар яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100