Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүздәк районында авариядә үлгән 16 яшьлек чемпионның машина алуын ата-анасы белмәгән

news_top_970_100
Бүздәк районында авариядә үлгән 16 яшьлек чемпионның машина алуын ата-анасы белмәгән
Фото: https://www.bashinform.ru

Башкортстанда балигъ булмаган үсмергә машина саткан кешене эзлиләр. Үсмер – Россия чемпионы, 16 яшьлек егет, авариядә һәлак булган. Үсмер машинаны Уфада алган, Октябрьскига кайткан чакта, ул сүнеп калган. Ата-анасы бу хәлне белмәгән. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

  • «Машинаны кичә алды». Россия чемпионы, илдә «иң көчле малай» Башкортстанда авариядә үлгән, дип язган идек.

«Егетләр 7 гыйнварда Уфада машина сатып алган. Октябрьскига өйләренә кайткан чакта, М5 «Урал» юлының 1394нче километрында «ВАЗ» сүнә. Алар транспортны трассада калдыра. Икенче көнне машинаны төзәтәләр дә юлны дәвам итәләр. 40 км чамасы узгач, авариягә очрыйлар.

9 сыйныфта укучы мәрхүм үсмернең ата-анасы сүзләренчә, алар машина алу турында белми. Фаҗига булган көнне үсмер егет ата-анасына «дустында кунарга дип чыгып китә».

Экспертизалар билгеләнгән, тикшерү бара», – дигәннәр ведомствода.

Мәрхүм егет – воркаут буенча Бөтенроссия пляж уеннарының абсолют чемпионы, Россиядә «иң көчле бала» белән бүген хушлаштылар.

6 гыйнварда аңа 16 яшь тулган, 7 гыйнварда машина сатып алган, икенче көнне трассада идарәсен югалткан һәм каршы як полосага чыгып, йөк машинасына бәрелгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100