Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Буып үтереп, мәетен яшергәннәр»: Уфада 8 яшьлек кыз дуслары белән уйнаганда үлгән

Урамга уйнарга чыгып киткән баласы әйләнеп кайтмагач, әни кеше полициягә мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
«Буып үтереп, мәетен яшергәннәр»: Уфада 8 яшьлек кыз дуслары белән уйнаганда үлгән
https://pixabay.com

Уфада балалар уйнаганда фаҗига була. Сигез яшьлек кызны яшьтәшләре үтереп, мәетен елгага ыргытканнар дип фаразлыйлар. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

22 августта кыз урамга уйнарга чыгып китә һәм кич белән әйләнеп кайтмый. Әнисе баласы югалу турында полициягә хәбәр итә.

«Башкортстан» телеканалының хокук саклау органнарындагы чыганагы сүзләренчә, 8 яшьлек кызның мәетен Черниковкада узып баручы кешеләр табып ала. Балада буып үтерү билгеләре була.

Якынча мәгълүматлар буенча, кыз иптәшләре белән уйнаганда һәлак була. Аның йокы артериясенә басканнар дип фаразлыйлар. Фаҗига килеп чыккач, балалар куркуга кала, үсмерләр мәеттән котылырга карар кыла. Алар дус кызларының мәетен елгага илтеп ташлый, дип хәбәр иткән телеканалның үз чыганагы.

«Үтерүдә шикләнелүче 13 яшьлек малай белән тикшерү эшләре бара», дип хәбәр итә телеканал.

Әлеге фаҗига турында «Комсомольская правда — Уфа» да язды. «Үсмер гаебен таныган», — дип яза «КП» тикшерү комитетындагы үз чыганагына сылтама белән.

Соңрак «КП — Уфа» үтерүдә 12 яшьлек ике малай шикләнелә, дип язды. Мәрхүмә кызның мәетенең киемнәре булмый, ул шәрә килеш табыла. Кызның тәнендә күгәргән урыннар табылмаган, башка яралары да булмаган, ул пычранып беткән. Баланың мәете берничә сәгать салкын суда яткан. Бу турыда «КП» сайтына үз чыганагы хәбәр иткән.

«Малайлар кызны ни сәбәпле чишендергәне әлегә ачыкланмаган. Бер малай гаебен танып күрсәтмәләр биргән. Ул кыз бала белән моңа кадәр таныш булганмы икәне дә әлегә билгесез. Кыз вакытында өйгә кайтмагач, әнисе борчыла башлый. Аның кызы тыңлаулы, һәрчакта да вакытында кайта торган була. Әни кеше полициягә хәбәр итә, үзе дә танышлары белән бергәләп кызын эзләргә чыга. Кызганычка каршы, ул баласын исән килеш күрә алмый инде, мәетне очраклы узып баручылар таба. Әни кеше мәетнең үз баласы булуын таныган инде», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100