Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Буыннар сызлый башлавына колак салмаса, кеше киләчәктә гарип калырга да мөмкин»

Буыннар майланмаган тәгәрмәч шыгырдаган тавыш чыгарса, нишләргә? Дәваланмау нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Буыннарга БАДларның файдасы бармы? «Интертат» әлеге сорауларны ревматолог Линера Каримовага юллады.

news_top_970_100
«Буыннар сызлый башлавына колак салмаса, кеше киләчәктә гарип калырга да мөмкин»
https://ru.freepik.com/

Линера Каримова – Әлмәт шәһәре «РеаМед» клиникасы ревматологы.

Буыннар шыгырдау нинди авыру барлыгын күрсәтә?

Буыннар белән шаярырга ярамый. Аның сызлый башлавына зур игътибар бирергә кирәк. Әгәр симптомнарына колак салмаса, киләчәктә кеше гарип калырга да мөмкин. 

Буыннар авыруы берничә төрле була. Иң киң таралган буын авыруы төре – ул остеоартрит (ОА).  Ул алдан остеоартроз дип атала иде, чөнки аны «кимерчәкнең ялкынсынуы» дип кенә уйладык. Хәзер әлеге авыру буынның барлык компонентларын зарарлый икәне билгеле.

Остеоартрит вакытында, беренче чиратта, кимерчәк, шулай ук субхондраль сөяк, синовиаль тышча, бәйләвечләр (связки), капсулалар, буын яны мускуллары зарарлана. Безнең Җир шарында 10 проценттан артык халык әлеге диагноз белән яши.

Артрит  буынның, иң элек синовиаль тышчаның ялкынсынуы белән характерланган авырулар төркеме.

Бурсит (латинча «bursa» – капчык) – буынның синовиаль капчыгы ялкынсынуы. Анда буынны җәрәхәтләнүдән саклауны тәэмин итүче аз күләмдә сыеклык бар. Буын ялкынсынгач, капчыкта күп күләмдә сыеклык җыела.

Оча-бот сөяге дисплазиясе – оча бот сөягенең формалашуының бозылуы. Ул кимерчәк сөяк нигезен, бәйләүче капсула һәм мускул компонентын үз эченә алган. Дисплазия балачакта актив рәвештә скелет формалашканда барлыкка килә. Чир авыр дәрәҗәгә җиткәч, гәүдә торышы, кешенең йөреше үзгәрә. Пациент гарип булып калырга мөмкин.

Подагра – системалы авыру, натрий моноурат кристалллары төрле тукымаларда утыра, һәм ялкынсыну процессы башлана. Гадәттә, чир ирләр арасында 6-7 тапкырга ешрак очрый. Подаграның үсеш факторы –  ГУ (гиперурикемия) дип атала. Бу сүл дәрәҗәсенең бәвел кислотасының (сывороточный уровень мочевой кислоты) 360- 420 мкмоль/лдән артуы. Шул рәвешле пациентта кирәкмәгән кристалллар барлыкка килә. Подаградан гомер буе дәваланалар. Аның максаты – сүл дәрәҗәсенең бәвел кислотасын нормада тоту.

Буыннар авыруының симптомнары нинди?

Нигездә буыннар компонентының ялкынсынуы ята. Икенчедән, кызару, шешү, авырту, тән кызу, функцияләрнең чикләнүе керә.

Һәр диагноз төрлечә үзен сиздерә. Мәсәлән, подагра вакытында буын нык кызара, шешенә, әчетә, даими рәвештә авырту үзен сиздереп тора һәм хәрәкәт итәргә бирми.

Бурсит вакытында буын шешкәнен күрмичә мөмкин түгел, чөнки анда сыеклык җыела. Бу очракта уртак анатомияне яхшы белергә кирәк.

Гомуми симптомнар:

  • буыннар авыртуы;
  • буынның ярты сәгатькә катып калуы (тугоподвижность);
  • буынның формасы үзгәрүе (зурлыкта арту);
  • уртак функция мөмкинлекләренең кимүе;
  • актив хәрәкәт вакытында буыннар майланмаган тәгәрмәч шыгырдаган тавыш чыгара, медицина телендә аны «крепитация» диләр.
  • мускул атрофиясе;
  • кузгалып киткәндә көчле авыртулар.

Буыннар авыртуының сәбәпләре:

  • төрле җәрәхәтләр;
  • икенчел авырулар;
  • шикәр авыруы;
  • нәселдәнлек;
  • Д витамины, кальций дефициты;
  • дөрес яшәү рәвеше алып бармау;
  • симерү.

Диагностика ничек үткәрелә?

Бүгенге көндә бик күп тикшеренү ысуллары бар. Беренче чиратта, әлбәттә, ул пациентны карау. Прием вакытында без визуаль терәк-хәрәкәт аппаратын бәялибез, уртак функцияне бәялибез. Кайбер диагнозларны ревматологлар белән бик яхшы өйрәнә алдык һәм гади карау нәтиҗәсендә диагноз куярга өйрәндек.

Шикләнгән очракта, лаборатор диагностика, инструменталь (рентген, компьютер томографиясе, ПЭТ, магнит резонанс диагностикасы), УЗИ үткәрәбез.

Практикада  буынның УЗИ тикшеренүләрен еш кулланам, ул – бүген ревматологиядә алга киткән ысул һәм аның дөреслеге 100%.

Өстәвенә, мин гомуми УЗИ үткәрәм һәм бу ысул ярдәмендә куйган сорауларга һәм бурычларга еш җавап табам, ягъни бу тиз эшләнә, әзерлек таләп итми һәм пациент өчен куркынычсыз.

Дәвалану ысуллары нинди? Кайсы ысул отышлы?

Дәвалану ысулларын 2гә бүлеп була. Үз чиратында, ул – нефармакологик һәм медикаментоз ысул.

Диагноз һәр пациентка индивидуаль куела. Бөтен кешегә дә файдалы булган һәм туры килгән дару юк. Дәвалану вакытында үткәрелергә тиеш һәм комплеклы булуын таләп итә. Югыйсә, кешенең сәламәтлегенә зур зыян яный. Тагын бер кабатлыйм: аның гомерлеккә гарип калуы ихтимал! Шуңа күрә, табибка баруны сузмагыз. Сәламәтлегегезне һәм акчагызны саклап калырсыз.

Еш кына нефармакологик ысул белән дә котылып калып була. Әлеге ысулга буыннар өчен гимнастика, ябыгу, яшәү рәвешен үзгәртү, физиодәвалану керә.

Хәтта авыр халәтне дә без ремиссия максатын куеп дәвалыйбыз. Ремиссия – ул пациентны авыру симптомнары башка борчымый дигән сүз. Ремиссиянең озынлыгы 5 ел яки гомерлек булырга мөмкин.

«БАД – табиб өчен серле сандык!»

Даруханәләрдә буыннарны ныгыту өчен БАДлар сатыла. Аларның файдасы бармы?

Мин, медицина докторы буларак, шулай җавап бирә алам: бөтен дарулар – клиник тикшеренүләр үткән, аларның эффекты исбатланган һәм кеше өчен куркыныч тудырмый. Без аларның составын, кирәкле дозасын, эффектын беләбез һәм кешедә нинди проблемалар килеп чыгасын күзаллыйбыз. Без дарудан тиешле нәтиҗә көтә алабыз.

Ә БАДларны җитештерү башка төрле контроль астында башкарыла. Җитештерүче төгәл дозировка өчен җавап бирми, аның товары закон белән регламентланмаган. Аның составында башка катнашмалар да булырга мөмкин. 

Шуңа күрә, БАД – табиб өчен серле сандык! Эффект көтелмәгән, ә иң куркынычы – негатив булуы ихтимал. БАДлар белән эшләргә минем хокукым юк! Мин, дәвалаучы табиб буларак, үземнең эшем өчен җавап бирәм.

Нинди вируслар буыннарга зарарлы?

Бөтен йогышлы авырулар да буыннарда ялкынсыну китереп чыгарырга сәләтле. Иң киң таралган сәбәпләр – герпес, Эпштейн-Барра вирусы, коронавирус инфекциясе. Ассызыклап әйтәм: бактериаль инфекция дә буыннарны зарарларга сәләтле.

Нинди майлар буыннар сызлавыннан булыша?

Майлар белән дәвалану – урынлы дәвалануга керә. Ул терәк-хәрәкәт аппараты патологиясен дәвалаганда кулланыла. Майларны дөрес кулланган очракта гына эффектын тоярга мөмкин. Аның өчен берничә кагыйдәне үтәү зарур. Майны үзен генә түгел,  ә дару препаратлары белән бергә кулланырга кирәк. Ялкынсынган буыннарга җылыта торган майлар, шулай ук тиредә яралар булса, майларга аллергия булса, тидерергә ярамый!

Буыннар сызлаганда организмга нәрсәләр җитми? Нинди витаминнар эчәргә кирәк?

Буыннар авыруының сәбәпләре күп, дидек. Шуңа күрә, аның һәрберсен аерым ачыкларга кирәк. Профилактика өчен Д витамины һәм кальций кергән продуктлар ашау кирәк. Алар безнең сөякләребезгә бик файдалы.

Витаминнардан тыш, буыннар нәрсә «ярата»?

Алар хәрәкәт, комфорт һәм җылылык ярата.

Буыннар сызлавы, гадәттә, ничә яшьтә башлана?

Буыннар теләсә ничә яшьтә авырта ала. Кайберләре белән фәкать балалар гына яки олылар гына чирли. Билгеле бер яшь аралыгына бәйләү дөрес түгел.

Шуны билгеләп үтәсем килә: остеоартрит күпләрдә картлар авыруы дип күзаллана, әмма хәзер әлеге диагноз яшьләрдә дә күзәтелә. Бәлки, ул – аз хәрәкәтләнүгә, ә бәлки дөрес тукланмауга бәйледер.

Фото: © Линера Каримованың шәхси архивыннан алынды

Сезгә күпчелек вакытта нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?

Приемда төрле пациентлар булганы бар. Мәсәлән, күптән түгел яшь егет килгән иде. Аны төнлә көчәя барган арка авыртуы борчыган. Шуның аркасында ул төннәрен начар йоклаган. Иртән буыннары катып калган төсле, ди. Авыртуны баса торган даруларсыз караваттан күтәрелә алмадым, ди. Үзе тагын башка табибларга да барып караган. Әмма файдасын күрмәгән. Мин инде егетне карап чыкканнан соң, Бехтерев чире түгелме икән, дип шикләндем.

  • Бехтерев авыруы яки анкилозлау спондилиты – артритның хроник формаларының берсе, анда умыртка баганасы һәм периферия буыннары җәрәхәтләнә. 

Шулай булып чыкты да. Аның сәбәбен ачыклаганнан соң, тиешле дәвалану ысулын билгеләдем. Егетнең хәл торышы җиңеләйде. Ул рәхәтләнеп йөри, һәр иртән чаба һәм тулы тормыш белән яши.

Икенче яшь егет балачактан бирле тез авыртуына һәм аның берникадәр читкә чыгып торуына зарланды. Без аңарга ультратавышлы тикшеренү үткәрдек дә, буыны үзе сәламәт булуын, ә сөяк өстендә экзостос барлыгын ачыкладык. 

  • Экзостоз – ул яман булмаган, сөяк өстендә чыгып торган шеш. 

Нәкъ шул үсеш буынга хәрәкәтләнергә бирмәгән. Егетне травматологка җибәрдем. Аңа ярдәм иткәннәрдер дип уйлыйм. 

Тагын бер булган хәлне сөйләми булмый. Оныклары дәү әнисен инвалид коляскасында алып килгәннәр иде. Әби мөстәкыйль йөри алмый. Әбине бөтен буыннарда диярлек авырту борчый, бөтен гәүдәсе аны богаулый. Иртән тора алмый, кашык тотып ашый, юына, чәчен дә тарый алмый. 

Авыруы аның көтелмәгәндә башланган. Сау-сәламәт килеш йөргәндә, кисәк кенә аңлата алмаслык булып буыннары сызларга тотынган. «Хәлсезлек миндә», – ди ул. Авыртуны баса торган дарулар да озакка җитмәгән.

Мин аны караганда, әби еш кына аягына басарга булышырга сорады. «Кызым, бар өметем синдә. Балаларымны борчыйсым килми, зинһар, аякка бастыр», – дип ялварды. Аның өчен бу халәт яшәү белән үлем арасында сыман тоелды. Балалары аңа гел: «Без сине яратабыз, әби», – дип күңелен күтәрергә тырышсалар да, ул төшенкелеккә бирелгән иде. 

Прием вакытында аның диагнозы бик җитди икәне ачыкланды – ревматик полимиалгия. Әлеге авыру белән күпчелек очракта өлкәннәр, бигрәк тә хатын-кызлар авырый. Чир буыннарның ялкынсынуы белән бергә бара. Пациент гомер буе препаратлар эчәргә мәҗбүр. Дозасы индивидуаль рәвештә билгеләнә. Дөрес дәвалаганда, кеше үзен күпкә яхшырак хис итә башлый. Без әбигә тиешле ярдәм күрсәттек. 

Әлбәттә, мондый очраклар күңелдә сеңеп кала. Авыруларны кабул иткәндә күңелне биреп эшлибез һәм пациентның хәлен җиңеләйтергә тырышабыз. Мин әле дә кичәге сыман хәтерлим. Бераз вакыттан соң, кабинет ишеге ачылды да, бусагадан атлаганчы ук, теге әби: «Рәхмәт сиңа, кызым. Хәзер мин үз аякларымда килдем. Мин – бәхетле!» – диде.

Буыннар авыруыннан профилактика

  • Иң беренче чиратта, хәрәкәт. Физик күнегүләр буыннарда кан әйләнешен нормалаштыра һәм буын тиешлечә «туклана» ала. Хәрәкәт буыннарга авырлык китерергә тиеш түгел.
  • Авыр күтәрү терәк-хәрәкәт аппаратына зур зыян сала.
  • Дөрес туклану һәм авырлыкны нормада тоту мөһим.
  • Дөрес аяк киемен сайлау өстендә эшләргә кирәк. Биек үкчәле аяк киеменнән баш тартыгыз.
  • Озак аяк өстендә тормагыз.
  • Аякларны берсен икенчесенә атландырып утырмагыз.
  • Бөгелеп эшләү зарарлы икәнне истә тотыгыз.
  • Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.
  • Вакытында табибка күренегез.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100