news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Буяр алдыннан чәчне юаргамы? – Истә калдырыгыз

news_top
Буяр алдыннан чәчне юаргамы? – Истә калдырыгыз
Фото: © «Татар-информ»

Буяр алдыннан чәчне юаргамы, әллә пычрак чәчне буяргамы? Кемдер, бары тик «пычрак» чәчне генә буярга мөмкин, дип ышандыра, ә кемдер, киресенчә, чәч чиста булырга тиеш, ди. Бу сорауга җаваплар киңәшләр сайтында чыкты.

Элек чыннан да, чәчне юмаган килеш буяу куркынычсызрак, дип саналган. Логика гади: табигый май саклагыч катлам тудыра, һәм буяу баш тиресенә азрак зыян итә. Аеруча бу – чәч тамырларын ачыграк төскә буяу, яки чәчне агарту очрагына кагыла. Бу киңәшне чәч кисүчеләр буыннан буынга тапшырып барды. Әмма заман үзгәрде, буяулар технологиясе дә алга китте.

Хәзерге буяуларгы чиста чәчкә кулланалар. Сәбәбе аңлаешлы: стайлинг калдыклары, тузан һәм май булмаганда, пигментлар тирәнрәк үтеп керә. Кутикула тигез ачыла, реакция фаразланганча үтә, төс бертөрле ята. Әгәр чәч пычрак булса, анда лак, мусс, спрей эзләре саклана – буяу тигез таралмый.

Тик искәрмә бар: чәч тамырларын агарту яки төсләрне бөтенләй чыгару таләп ителсә, май катламы баш тиресен чынлап та саклый, пешү куркынычын киметә. Әмма хәзерге колористлар моны яңа юылган чәчтә дә махсус праймерлар, майлар кулланып эшли ала. Димәк, «юаргамы – юкмы» дигән сорау гадәт кенә, ныклы кагыйдә түгел.

Буяу җитештерүчеләрнең инструкцияләренә карасаң, күпчелеге ачык итеп әйтә: буяу чиста чәчкә ясала (әгәр инструкциядә бүтәнчә күрсәтелмәсә).

«Пычрак чәч» дигәндә, 3 көн юылмаган толымны күз алдына китерергә кирәкми. Сүз бары тик баш тиресендәге юка май катламы турында бара. Әгәр чәчтә укладка калдыклары, урам тузаны җыелган булса – бу инде саклау түгел, ә киртә. Мондый «броня» буяуга комачаулый, һәм чәч төсе тонык булып чыга, ди чәч кисүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар