Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бутерброд белән чәй» синдромы нәрсә ул?

news_top_970_100
«Бутерброд белән чәй» синдромы нәрсә ул?
Фото: © "Татар-информ", Денис Бунтуков

Терапевт Оксана Драпкина «бутерброд белән чәй» синдромы куркынычы турында сөйләгән. Бу турыда РИА Новости яза.

Белгеч сүзләренчә, бу синдром ашап туймауның үзенчәлекле формасы булып тора. Ул яхшылап әзерләнгән ризык белән туклана алмаган яки тукланырга теләмәгән кешеләрдә була.

Мәсәлән, бу өлкән кешеләрдә еш очрый, аларның рационы бутербродлардан, чәй һәм крекердан торырга мөмкин. Нәтиҗәдә кеше авырлыгын югалта башлый, гел хәлсез була, аңын югалтып егылырга мөмкин.

Өстәвенә иммунитет начарлана, яралар начар төзәлә, сөякләр сынучан була.

«Бутерброд белән чәй» синдромы – ашыйсы килмәү генә түгел, ул – физиологик, социаль, психологик проблемаларның катлаулы кушылмасы, яшь бару белән бу көчәя генә, дип яза Драпкина Telegram-каналда.

Әлеге симптом барлыкка килүгә китерә торган проблемалар арасында ис һәм тәм сизү сәләте начарлану, хроник авырулар, дарулар эчү, тешләр белән проблемалар, инвалидлык, когнитив бозылулар, социаль изоляция һәм депрессия булырга мөмкин.

Драпкина мондый куркыныч янаган кешеләрне кунакка чакырырга яки үзегезгә алырга барырга киңәш итә. Якын кешегә җиләк-җимеш, чикләвек, яшелчә ашарга икәнен искә төшерергә кирәк. Шулай ук диеотолог белән киңәшү хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100