Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буталулар (Алмаз Хәмзин)

news_top_970_100
Буталулар (Алмаз Хәмзин)
"Чаян" журналыннан
Эрнест Дышаев карикатурасы

Илсур Сафинмы, ИлСафмы?

Минем филармониядә эшләгән чагым. Ләкин әлеге кызык хәлгә катнашым юк. Ә менә артистларының бу кызык хәлгә тап булуларына хәбәрдар.

Шулай бервакыт Себердәге Сургуттанмы шунда, Уренгойданмы – анысын төгәл белмим, җырчы Илсур Сафинны сорап үтенеч килә – ниндидер бай татар эшмәкәренең хатыны юбилеенда җырламас микән, дип. Китә егет шунда, тавыш бар, килеш-килбәт яхшы, җырлары күп, бер сүз белән әйткәндә – популяр. Барып төшә: хуҗаларның күзе – шар... Алар чакырган җырчы түгел икән бит бу. Нишләп килгән бу? Исемен сорыйлар, әйтә:

– Илсур Сафин!

– Җырчымы сез?

– Әйе.

Мәҗлесне башларга кирәк, уйлыйлар, җырчы булгач, әйдә, җырласын инде, дигән фикергә киләләр. Алар чакырган артист булмаса да, бик күркәм күренә түгелме соң монысы да... Җырлап җибәрә, минсиңайтим, Илсур, урысчалап та, татарчалап та. Кунакларның йөзендә нур! Алкышлар! Афәрин! Ур-ра! Шулай итеп, Илсаф (ул да Илсур Сафин) урынына ялгышып барган икенче Илсур Сафин кунакларны ду китереп, һушын алып кайта.

Мөгаен, әле хәзер дә белми торгандыр үзенең бу ялгышын... Хәер, анысы мөһим түгел, ә менә кесә тутырып баеп кайтуы көләч, канәгать кыяфәтендә бик ачык чагыла иде.

Разил Вәлиев депутатмы, Алмаз Хәмзинме?

Миңа бик озак еллар буе дустым Разил Вәлиевны депутат итеп йөрергә насыйп булды, ягъни кандидатлыктан чын депутат ясап. Мин бу вазыйфаны бик тә теләп башкардым, ник дисәгез, депутатка һәрвакыт халык ышанычын акларга дигән зур йөкләмә бирелә, һәм ул бу бурычын намус белән үтәп барды, 6 чакырылышта да. Андый вәгъдәле депутат дустыңны ничек якламыйсың? Мин үзем дә гаделлекне бик яратам, аның да эшчәнлеге шуңа багышланган һәм шуңа корылган иде.

Депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителгәч, Разил миңа мөрәҗәгать итә: «Әйдә, синең белән икәү тотынсак, ерып чыгачакбыз», – ди. Һәм эш башлана. Минем иңдә – баян, күңелдә – җыр, юмор-сатира, Разилдә – тел! Һәр авыл клубында, мәктәп-детсадында, шәһәрендә – шулай, ару-талуны, көнне-төнне белми, базары-чурты, паркы, фермасы, китапханәсе, ашханәсе, мәчете дигәндәй, безнең ихтыярда. Башта концерт куябыз, аннан соң халыкка аңлату эшләре, хәлләрен сораштыру, нинди гозерләре бар, аларны исәпкә алу, кандидатка үтенеч-зарларын белдерү һәм үтәү.

Үтәү дигәннән – Разил шуларны үтәп барды бит, ничек кодрәте җиткән! Шунысын да исәпкә алу кирәктер: бер төбәктән 4 мәртәбә тәкъдим ителгән бердәнбер кандидат кеше ул. Бүтән андыйны мин белмим – димәк, сайлаучыга ул ошаган, димәк, гозерләре үтәлгән. Шундый депутат ясаганыма мин күкрәк кагып йөрдем һәм хәзер дә горурланам.

Тик шунысына бигрәк тә игътибар итәргә кирәктер: сайлау көне җиткәч, халык һәрвакыт сорый иде: «Кайсыгызны сайлыйбыз соң без, синеме, Разилнеме?» – дип. Бутыйлар...

Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов яки Алмаз Хәмзин

Берзаман үземне дә башкалар белән бутау күңелгә бик хуш килгән иде. Моны күркәм язучыбыз Ркаил Зәйдулла сөйләде:

– Элеккеге Ленин мемориалында бик тә шәп концерт бара, – дип башлады ул кереш сүзен. – Без, Марсель Галиев белән, бераз соңгарак калып, буфеттан менеп киләбез. Итагатьлек саклап, залга керергә, сәхнәдәге җырчының җырлап бетерүен көтеп, тамашачы кул чаба башласа, эчкә үтәргә мөмкинлек туа бит. Көтеп торабыз. Күрәсең, сәхнәдә Алмаз Хәмзин җырлый – таныш тавыш.

Марсель әйтә: «Тавышы да әйбәт әйбәтен, ләкин нәрсәдер җитми... Шул вакыт, пауза ясалмыйча, Хәмзин артыннан ук Ренат Ибраһимов җыр сузып җибәрде: «Нигә күк көн саен...» Марсель: «Менә... менә, ичмасам, җырчы! Уровень башка!..»

Ул, кәефләнеп, җыр тәмам булганчы, Ибраһимовның мәкаменә хисләнде. «Яхшы җыр тиз бетә шул ул! – дигән була. – Хәмзингә әле бу дәрәҗәгә җитәргә бик ерак, у-ху-у!»

Алкышлар башланырга өлгермәде, Илһам Шакиров сәхнәгә чыкты, күрәмсең: «Бакчалардан былбыл качса, Көзләр тисә алмагачка...» – Марсель, тагын бөек хискә күмелеп, баш бармагын күккә төртте. «Менә монысы инде миннән комментарий сорамый, даһиларның даһие!» – диде дә, тере Бөекне сәхнәдә күреп каласы килеп, залга керде.

Мин дә аның артыннан иярдем. Карасак, сәхнәдә Илһам Шакиров һәм Ренат Ибраһимов булып җырлап торучы Алмаз Хәмзин үзе икән бит!

«Чаян» журналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100